Клапанлы маскалар нәрсәсе белән зарарлы?

Роспотребнадзорның Фәнни-тикшеренү үзәге эксперты Михаил Лебедев клапанлы битлекләрнең төп кимчелеген атады. Белгеч фикеренчә, андый битлекләр табибларга гына кирәк. Чөнки ул сулыш чыгаруны күпкә җиңеләйтә. Әгәр инде бу битлекне авыру кеше кисә, ул тирә-ягындагы кешеләргә чир йоктырырга мөмкин.
– Мондый битлекләр табибларга профессионал бурычларын үтәү өчен кирәк. Тәүлек дәвамында битлектән йөргән кеше өчен бу бик тә мөһим. Әгәр инде мондый битлекне авыру кисә, ул янындагы кешеләргә чир йоктыра ала. Шуңа күрә кайбер авиакомпанияләр мондый битлекле пассажирларны бортка керми башлаганнар. Чөнки ул вирус таралуын чикләми.
Татарстанның баш пульманологы Александр Визель дә мондый битлекләрнең ышанычсыз булуын искәрткән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сәламәтлек вирус

Көн хәбәре