Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск районында көчле яңгырдан бетон күпер ишелеп төшкән. Шул сәбәпле өч торак пункт: Алексино авылының бер өлеше, “Верейское” һәм “Исьма” бакчачылык ширкәтләре транспорт юлыннан мәхрүм калган.
Бу хәл бүген иртәнге 4ләр тирәсендә килеп чыккан. Хәзер биредә коткаручылар эшли, дип яза “Татар-информ” МЧС мәгълүматларына таянып.
Күперне төзекләндерүгә 20дән артыграк белгеч җәлеп ителгән. Бу тирәдә яшәүчеләрне җәмәгать транспортының якындагы тукталышына китерү оештырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез