Көчле җир тетрәү булган

Истанбулда бик көчле җир тетрәү булган. Бу хакта “РИА Новости” Төркия Гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләре идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 13 минутта көче – 3,9 баллга, 12 сәгать 49 минутта – 6,2 баллга тигез булган җир тетрәү теркәлгән. 13.03 сәгатьтә тагын бер тапкыр җир тетрәгән.

Җир тетрәү үзәге Мәрмәр диңгездә Истанбулның Силиври районы тирәсенә туры килгән. Табигать афәте шәһәрнең төрле районнарында сизелгән.
Агентлык хәбәрчесе билгеләп үткәнчә, бик көчле җир тетрәү вакытында биналарның диварлары селкенеп торган, люстралар чайкалган, йорт җиһазлары шыгырдаган, электр уты берникадәр вакытка сүнеп торган. Халык йорт баскычлары аша урамга чыккан (кайберәүләр лифттан файдаланган, гәрчә җир тетрәү вакытында бу тыелса да). Кабат җир тетри башлагач, кешеләр биналардан читкәрәк йөгерә башлаган.

Сейсмолог Әхмәт Ирҗан әйтүенчә, җир тетрәү әле иртәгә һәм гомумән, атна буе дәвам итәчәк. Аның сүзләренә караганда, табигать афәтенең көче 5,2 баллга җитәргә мөмкин. Әмма Истанбул өчен хәвеф-хәтәр тудырмаячак бу, чөнки 6,4 баллдан көчлерәк җир тетрәү генә шәһәргә куркыныч белән янарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре