Кояш чыкканчы: «ВТ» хәбәрчесе халыктан сөт җыйды

Авылның, кешесенең чын хәлен ишетеп кенә түгел, күреп тә белим дисәң, халыктан сөт җыярга чык икән.

Кояш чыкканчы: «ВТ» хәбәрчесе халыктан сөт җыйды

Иртә таңнан торып, малын караган, сыерын сауган, сөтен тапшырган, трактор арбасы өстендә шуны кабул иткән кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Шулар ашата бит инде безне. Зарларын ишетмәүләренә генә аптырыйлар. Чыккан белән кергәнне санап-санап карыйлар да тагын эшкә керешәләр. Ә тагын кем эшләсен инде? Балтач районының Арбор авылында сөт җыйгач, «ВТ» хәбәрчесе әнә шундый уйлар белән кайтты.

 

«Хәрби эш»

Будильникны иртәнге сәгать 4 кә куйган идем. Җылы юрган астыннан торып, кайнар чәемне эчеп, өстемә калын кофталар, аякка йон оекбашлар кигән арада: «Ничек кенә йөреп кайтасы инде? Бигрәк иртә бит», – дигән уйлар баштан чыкмады. Үз уйларымнан үзем оялып куеп, ачуланып та алдым: бер көннән әллә ни булмас, югыйсә авыл халкы көн дә шулай ачы таңнан аяк өстендә бит.

Караңгы, суык, әле җитмәсә, өстән туктаусыз яңгыр да явып торган урамда мине сөт җыючы Рамилә Гыйльметдинова каршы алды. Аның көне тагын да иртәрәк башланган, димәк. «Сезнең белән йөрисе булгач, борчылудан төн буе йоклый алмадым. Ниләр генә сөйләрмен икән инде?» – дип елмайды ул. Авыл кешесе шундый инде ул, умырып эшен эшләсә дә, сүз сөйләргә дигәндә дулкынлана башлый. Хәер, Рамилә белән уртак телне бик тиз таптык без.

– Йокыдан сәгать дүрттә торам. Әле моннан да иртәрәк йөри торган идек. Күптән түгел генә сөтне ярты сәгатькә соңрак җыя башладык. Биш елдан артты бит инде, иртә торуга да ияләшәсең икән, – дип, аралашуны трактор арбасында дәвам иттек Рамилә белән. – Миңа: «Иртән эшеңне бетереп кайтасың да йоклыйсыңдыр инде син?» – диләр. Йокы сирәк эләгә шул. Әле бу көннәрдә өйдә эшчеләрем дә бар, конторага идән юарга да йөрим. Сөт җыюның да җаваплылыгы бар. Кәефең булмаса да, авырсаң да, яңгыр, кар яуса да, кич кунакка барып, соң кайтсаң да, иртән иртүк торып чыгасы, елмаеп исәнләшәсе. Хәрби эш шикелле. Миңа кайчак: «Син исәнләшә-исәнләшә арып бетмисеңме?» – диләр. «Исәнләшеп арымыйм, исәнлек бирмәсәләр, читен», – дим. Авылдашларым бик яхшы минем, аңлашып эшлибез.

Арборда барысы 172 хуҗалык бар, бүген шуларның 69 ы сөт чыгара. Күпчелеге ике-өч сыер асрый, өч-дүрт хуҗалыкта хәтта 11–15 сыер бар. Авылда барлыгы 189 сыер исәпләнә.

– Кимүгә таба. Халык өлкәнәя, яшьләр калмый, ялгызлар сыерларын бетерә. Сөтне көн саен чыгаручылары да, көнаралаш тапшыручылары да бар. 5 литр булса да, әрәм булмасын дип тапшырганнар бар. Җәен 2–2,5 сәгатьтә 3 тонна сөт җыя торган идек. Хәзер 2 тоннага якын, – ди Рамилә.

Сөтне чыгара торалар, җыючы һәркайсыныкын дәфтәргә теркәп бара. Трактор арбасы артына тимер савыт беркетеп куйганнар, сөтне шунда салалар. Анысын бер дә күргәнем юк иде әле. Чиләк күтәреп үреләсе, ә җыючыга бөгелеп аласы юк. Сөтне әлеге савытка салалар да, ул насос белән суыртылып, шланглардан арба өстендәге 600 әр литрлы дүрт мичкәгә агып төшә. Сөт берничә кат челтәр, сөзгеч аша уза. Кыскасы, бик уңайлы. «Алайса беләкләрем терминаторныкына охшап бара, билем бөгелә алмый башлаган иде инде», – дип шаярта Рамилә.

– Кайвакыт арада, су кушмаганмы икән, дип шик төшкән кешеләр булгалый. Андыйларныкын шунда ук аерым салып куям. «Укол кадаткан идем», – дип кисәтүчеләр дә бар. Андый сөтне дә башкасына кушып булмый. Җәен ачыган сөт чыгаручылар да булгалый. Алары бигрәк тә куркыныч. Кышын бик нык бозланып каткан сөтне дә кабул итә алмыйбыз, – ди Рамилә. Инде ничә еллар эшләп, күзе чарланып беткән: су кушылган сөтне шундук сизеп ала.

Булганы җитәме?

Кузгалып китүгә үк, сөт чыгара башладылар. Әнә Зөлфия Хәбибуллина бер сыерыннан 20–21 литр сөт алып чыкты.

– Сөте бераз кимеде инде. Җәен 25–26 литр тирәсе була иде. Сөтне җыеп торгач, бик рәхәт. Йокыдан уянасы гына килмичәрәк тора шул. Ярты сәгатькә булса да соңрак җыя башлагач, барыбер уңайлырак. Сыйфатыннан зарланганнары юк. Бервакыт: «Су чыкты», – дип әйткәннәр иде. Анысына бик аптыраган идем, сәбәбен соңрак төшендем. Җылы сөт салынган чиләкне капкач белән каплагач, парланып, суы сөткә төшә бит. Шуннан соң башка төрле итеп эшли башладым, – диде ул.

Ләйсән Гарипова җиде сыер сава икән. Әлегә аларның икесе ташланган.

– Сөтләре төрле көнне төрлечә була. Күршеләр дә ала. Бүген 55 литр чамасы сөт тапшырабыз. Җәен 100 дән артык та биргәнебез бар. Сыерның сөте – телендә, диләр бит. Сенаж әзерләдек, печән, фураж бирәбез, – диде ул.

Әнә бер капка төбенә 19 (!!!) чиләк сөт чыгарып тезгәннәр. Соклануны һәм гаҗәпләнүне күргәч, хуҗа Рәис Гарипов: «Күз генә тидермәсәгез ярый инде. Шушы маллар белән генә яшибез бит. Сөткә яхшы бәя булса, бөтенләй әйбәт буласы да югыйсә», – дип әйтеп куйды. 14 сыердан 214 литр сөт тапшырды да, бушаган чиләкләрен күтәреп, җил-җил атлап кереп тә китте.

Авыл халкы әйтүе буенча, бүгенгә сөтнең бер литры өчен 34 сум чамасы акча түлиләр. Аз, әлбәттә. Шуңа күрә күпләрне борчый торган мәсьәлә дә. Бүген 11 сыер савучы Низамовлар да киләчәктә сыерларын шул сәбәпле бетермәкче булалар.

– Ел саен сыерларны акрынлап киметә башладык. Унсигез иде, унбергә калдырдык. Әле сөт бәяләре тагын кимесә, берничәсен бетерми хәл юк. Мал асрауның файдасы калмый бит. Рәхәт түгел, стимул юк. 40 сумнан 30 га төшкәч, яхшымы инде? – диде 165 литр сөт тапшыручы Илшат Низамов.

Сөт бәяләре буенча Самат Әскәров та үз фикерен җиткерде:

– 5–6 сыер асрасаң гына файда керә. 15–20 сыер тотар өчен, дәүләткә эшләмичә, өйдә генә утырырга кирәк. Хуҗалыкта эшләмәсәң, авыл бетә. Икенчедән, сөт бәясе. Бүген аның бер литры өчен 33–34 сум түлиләр, кибеттәге хакларны да беләсез. Ул аерманың кая китүен генә белмибез. Әле менә көзлектә тагын 90 тиенгә төште. Бу коточкыч бит. Бездә көтү туктаганга егерме көн тирәсе инде. Абзарда иң авыр хезмәт башлана, ә бездә сөт бәясен төшерәләр. Быел көтүгә 25 сыер чыкты, өч ел элек 70–80 иде. Бүген алты сыердан 105 литр сөт савып алабыз. Сенаж әзерләмибез, комбикорма кулланмыйбыз, кышны үзебезнең печән, салам, фураж белән чыккач, ярый, файдасы бар. Ә бер сыерлылар бетерә инде.

Шул ук вакытта биргәненә канәгать булып яшәүчеләр дә бар.

– Миңа биргәне җитә. Барысы да Аллаһтан бит ул. Сыер биргән сөте дә, кергән акчасы да. Менә әле ике сыердан 42 литр сөт тапшырдым. Ярый, миңа язганы миңа булыр, – дип канәгать елмайды Айгөл Ульданова.

 

Лаборатория

Иң җаваплы мизгел: сөтләрне тапшыру вакыты җитте. Аларны бушатырга дип, хуҗалык фермасына килдек. Рамилә һәр мичкәдән сөт алып, лабораториягә кертте. Лаборант Зәлидә Галимова иң элек аларны антибиотикка тикшерде. Аның өчен ике тест кулланалар икән. Берсе – төп, икенчесе – өстәмә.

– Антибиотикка тикшерәбез дә сөтне суыткычка бушатабыз. Шуннан соң майлылык, аксым, тыгызлыкны карыйбыз. Аннары «КамАЗ»га төяп, сөт комбинатына озатабыз. Кышын сөтләр азрак, әмма майлырак була, ә җәен күбрәк, әмма антибиотик ешрак чыга. Хәзер сөтләрнең майлылыгы – 3,9 процент. Элек антибиотикларны бер тест белән генә ачыклый идек, хәзер өстәмә тест та бар. Анысы бик сизгер, хушбуй исен дә «тотып» ала, шуңа күрә кайвакыт дөрес тә булмаска мөмкин. Андый очракларда берничә тапкыр тикшерәбез. Анализлар начар булган очракта, кабат тикшерер өчен, Чепьядагы кабул итү пунктына җибәрәбез. Анда инде 16 препаратка тикшерәләр, – диде Зәлидә апа.

Гөнаһ шомлыгына каршы, без җыйган сөттә дә антибиотик чыкты бит. Шуңа күрә кабат тикшерергә булдылар. Анысы әзер булганчы, Рамилә дулкынланудан сулыш алырга да куркып утырды кебек тоелды миңа. Начар була калса, Чепьяга барасы, һәр мичкәдәге сөтләрне аерым-аерым тикшертәсе, тапшырган кешеләрен ачыклыйсы була бит. Шөкер, икенче анализ кимчелекләр күрсәтмәде. Рамилә дә җиңел сулап куйды.

 

Авыр хезмәт

Анысы да монысы, Рамилә трактор йөртүчесеннән бик уңган. Икесе арасындагы хөрмәтле мөнәсәбәт әллә каян күренеп, сизелеп тора аларның. Габделхак абый Әсхәдуллин 29 ел сөт җыя икән инде. Күп итеп чиләкләр алып чыгучылар булса, кабинасыннан йөгереп чыга да сөтләрен салырга булыша. Фермага сөт бушатырга баргач та, икесе бердәм булып, бөтен эшне бергәләп башкардылар. Бер-берсен ярты сүздән дә аңлый төсле алар миңа.

– Сөт җыю – бик авыр эш ул. Иртән тору берни түгел, контроль көчле, таләпләр бик зур. Элек сөт ачымаса, шул җитә иде. Җәен Чепьяга алып барып тапшырдык, анда 4 тест белән тикшерәләр. Анализ ясау гадәте кереп киткәч, үзебезгә дә ияләшергә, халыкны да шактый озак тәртипкә кертергә туры килде. Мал авырмыйча тормый, чебен-черкиенә дә дару сиптерәләр, җиленнәренә дә сөртәләр. Хәзер инде укол кадасалар, кисәтәләр, сүзне тыңлыйлар, ләкин арада санламаган, ваемсызлары да очраштыргалый. Андый сөтне кабул итеп, бәясен кимрәк түләсәләр дә, безгә мәшәкате зур. Элек әле бөтенләй кабул итмиләр иде ул сөтне. 600 литрны дуңгызларга ташыган чаклар да булды. Рамилә – минем белән сөт җыючы җиденче кеше. Әле ярый ул бала бар, кешене эшкә чыгарып булмый бит хәзер. Үзем дә пенсиядә, әле тагын колхоз эшендә йөрим. Барысын бергә кушкач, тормыш итәргә җитеп бара, – ди Габделхак абый.

Игътибар иткән тагын бер нәрсәм: бу авылда чиләкләрне күбрәк ир-атлар алып чыга. Берничә хуҗалыкта гына хатын-кыз күренде. Бу турыда Габделхак абыйга әйткәч, аның:

– Ул хатынны нишләтеп кенә бетерәсең инде? Сыер саусын, абзарда, өйдә эшләсен, ашарга пешерсен, кош-кортын карасын, тагын чиләкләр дә тоттырып чыгарыйкмыни инде? Хатын-кызга авыл җирендә авыр инде. Авыл хатынына кадер-хөрмәт болай да эләкми ул, – дигән сүзләре күңелгә бигрәкләр дә сары май булып ятты.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре