Газетага язылу

Кояш кадере

Быелгы җәй авыл халкын сыный: печән җыеп аласы көннәрдә күк капусы ачылды да куйды. Берничә көн рәттән яуган яңгырлар аркасында болын-кырларда эшләр тукталып калды. Көннәр аязса да, үләнне киптерү кыен әле, чөнки дымлылык зур. Кышка сыйфатлы азык әзерләү өчен тырышкан халыкка һәр кояшлы көн хәзер алтынга тиң.

Кояш кадере

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта республика хуҗалыкларында 105 мең тонна печән һәм 1 млн тонна сенаж әзерләнгән. Планлаштырылган 299 мең гектар күпьеллык үләннең 218 мең гектары чаптырылган. Бу – планның 73 проценты дигән сүз. Мөслим районы күпьеллык үләнне бер тапкыр чаптыруны төгәлләгән. Эшләр Әтнә, Сарман, Кукмара, Чистай һәм Тәтеш районнарында да тәмамланган диярлек. Шул ук вакытта биш районда (Балык Бистәсе, Апас, Кама Тамагы, Биектау, Әлмәт) күпьеллык үләнне чабу сүлпән бара.

Терлек азыгы әзерләү эшләренең барышы турында Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та сөйләде. Ул печән әзерләүдә калышкан хуҗалыкларга эшне тиз арада тәмамлау җаен күрергә киңәш итте.

– Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: терлек азыгы әзерләүдә тоткарлыклар көн саен туклыклылыкны югалту дигән сүз. Бу продуктлылыкны киметүгә һәм азык өстәмәләрен сатып алуга чыгымнарны арттыруга китерә, – диде министр.

Аның сүзләренчә, шәхси хуҗалыкларда 219 мең тонна печән әзерләнгән, ягъни бу – ихтыяҗның 32 проценты дигән сүз. Катлаулы һава шартларына карамастан, унөч районда шәхси хуҗалыкларны ярты елга җитәрлек терлек азыгы белән тәэмин иткәннәр. Шул ук вакытта терлек азыгының дүрттән бер өлеше генә әзерләнгән тугыз районда эш начар куелган.

Мамадыш районы – терлек саны күп булган районнарның берсе. Шуңа күрә монда азык әзерләүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Габдрәхимов әйтүенчә, әлеге вакытта күпьеллык үләннең 70 процентын чабып алганнар.

– Явым-төшем бераз комачауласа да, ул артык зыян китермәде. Без печәннең күпчелеген сенажга җыйдык, фермерлар да шулай ук. Кайбер хуҗалыклар инде икенче катка чыгарга әзерләнә. Һава торышы яхшырып китсә, печән әзерләргә тотынабыз. Узган елгыдан аерма юк. Быел болай да силос һәм сенажны күбрәк әзерләргә дип планлаштырган идек, чөнки районда маллар санын арттырырга уйлыйбыз. Шәхси хуҗалыклар да яңгырларга кадәр печән чабып өлгерде. Шуңа күрә мин әлегә борчылырлык сәбәп күрмим. Яңгыр үз вакытында ява, икенче кат чабып алына торган үлән тиз үсә, бигрәк әйбәт, дип сөенәм. Без бит 2010 елгы корылыкны да күргән кешеләр. Ул ел белән чагыштырганда, быелгысы – идеаль һава торышы, – ди Ильяс Габдрәхимов.

Шәхси хуҗалыкларда исә хәлләр башкачарак. Күп мал асраучылар бигрәк тә нык борчыла. Лениногорск районының Иске Шөгер авылында яшәүче Люция Кашапованың хуҗалыгында 50 баш терлек бар.

– Печән әзерли торган түгел бит әле: яңгыр да яңгыр. Чапкан үләнне җыеп алып булмагач, аптырагач, сенажга салдык инде. Черетеп яткырып та булмый бит. Җир дымлы булгач, чабып алгач та кипми. Явым-төшем булмаганга ике генә көн әле бездә. Кичә чабып карадык каравын, тик җыеп булырмы – билгесез. Инде икенче чабылышка үсә торган вакыт җитте бит. Безнең әле беренчесен дә чабып ала алганыбыз юк. Маллар күп булгач, ничек җиткерербез икән, дигән курку бар инде, – ди Люция.

Аның әйтүенчә, авылда мал тотучылар аз. Сыер тотучылар тагын да кимрәк. Әлеге вакытта сигез сыер көтүгә йөри, ди.

– Авыл халкы белән дә аралашып торабыз. Барысы да борчуда. Дөрес, бер сыеры булганнар: «Сатып кына алырбыз», – ди. Ләкин сатып алыр өчен дә кемнеңдер әзерләп бирүе кирәк бит әле. Башка елларда бу вакытта печән сатучылар була торган иде инде. Бәяләре дә билгеле була иде, быел тавыш-тын юк әле. Бер яктан курыксак, икенче яктан, бер җае чыгар, дип үзебезне тынычландырып торабыз, – ди ул.

Балтач районының Салавыч Сәрдегәне авылыннан Зөлфәт Галиев та яңгырлар аркасында печән чабып булмавын әйтте.

Колхоз печәнгә керешмәде әле, көн дә ява бит. Бүген менә көннәр ачылырга торган кебек, иртән болытлар аязып, кояш чыкты. Шушылай торса, печәнне дә урып, киптереп, рулоннарга төрә башларлар. Елдагыча, халыкка да бирерләр. Яңгырларга кадәр үк тритикале сортлы үләнне егып, комбайннар белән туратып, кышка силос базларына салып куйдылар инде. Хәзер комбайннарны уракка әзерләп, техник тикшерү үткәрделәр, ди ул.

Аның сүзләренчә, авылда сыер тотучылар байтак, тик үзләре бозаулар гына алып үстерә.

Без бакчадагы печәнне чабып, ашатып бетердек инде терлекләргә. Колхоз печән бирсә дә, елдагыча сатып та алырбыз, дип торабыз. Һава торышы да гел болай тормас, печәнен-саламын да, ашлыгын да әзерләргә кояшлы матур көннәре булыр әле, – дип өметләнә Зөлфәт абый.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре