Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ярдәм чаралары турында искә төшерделәр

Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә социаль ярдәм чаралары каралган. Бу хакта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина әйтте.

“Коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләргә субсидия каралган. Дәүләт ярдәмен рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки дәүләт порталы аша гариза җибәрергә кирәк”, – диде Лариса Хәбибуллина.

Билгеле булганча, субсидия ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырасы булачак. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, найм килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

Инде хәбәр иткәнебезчә, бу елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арта. Бәяләр уртача 10,8 процентка кыйммәтләнәчәк дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре