Гастроэнтеролог, гепатолог Сергей Вялов үзенең блогында авокадоны шул рәвешле тасвирлаган, дип яза “Российская газета”.
Аның әйтүенчә, һәр көн саен ярты авокадо ашап кую инфаркт һәм инсульт куркынычын киметә. Аны даими куллану холестеринны төшерүгә ярдәм итә.
Белгеч сүзләренә караганда, җимештәге файдалы майлар күзәнәк тышчасына уңай йогынты ясап, туклыклы матдәләрнең яхшырак үзләштерелүенә китерә.
Шунысы мөһим: авокадоның мае организмга башка яшелчәдәге антиоксидантларны яхшырак үзләштерүгә ярдәм итә. “Салатка ярты авокадо өстәгән очракта, кишер, шпинат һәм яфраклы салаттагы файдалы каротиноидларны ике-дүрт тапкыр арттырып була”, – дип билгеләп үткән табиб, тикшеренү нәтиҗәләренә таянып.
Моннан тыш авокадодагы май һәм клетчатка канда шикәр микъдарының кинәт кенә “сикерүен” булдырмый.
Ләкин тискәре яклары да юк түгел. Беренчедән, уртача зурлыктагы бер авокадо чама белән 250-320 калориядән тора. Шуңа күрә чамасын белергә: җимешне бер утыруда тулысынча ашап бетермәскә, бәлки яртысын калдырырга кирәк. Шулай ук ул К витаминына бай.
Икенчедән, авокадо – шактый ук кыйммәтле җимеш. Сергей Вялов аны кыйммәтсенүчеләргә җимешне чикләвек пастасына (аеруча миндаль яки кешью), зәйтүн маена (extra virgin) алыштырып булуын әйткән. Табиб шулай ук ясмык, фасоль, җитен орлыгы кулланырга киңәш иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез