Көньяк Африка Республикасы вәкиле Паркс Тау «Татарстанда эшләнгән»күргәзмәсен карады

Бүген Көньяк Африка Республикасы Сәүдә, индустрия һәм конкуренция министры ПарксТау җитәкчелегендәге Көньяк Африка Республикасы делегациясе бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшләүче «Татарстандаэшләнгән» күргәзмәсендә булды. Көньяк Африка Республикасы делегациясе әгъзалары Казанга БРИКС дәүләтләре башлыкларысаммитында катнашу өчен килгәннәр.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов озатуында делегация әгъзалары ачык мәйданчыкта һәм парламент бинасында тәкъдим ителгән техниканы карадылар, республиканың сәнәгать һәм икътисадый потенциалы белән таныштылар. Экскурсия барышында Көньяк Африка Республикасының Сәүдә, индустрия һәм конкуренция министры Паркс Тау легендар «КамАЗ-мастер» командасыавтомобиленең 19 тапкыр «Дакар» раллиечемпионы булуына  соклануын белдерде. ПарксТау Татарстан легендасын тыштан гына карапкалмыйча, машина йөртүче кабинасына да кереп карады.

Көньяк Африка Республикасы сәүдә министрына шулай ук шәһәр яны автобусларын, скважиналарны ремонтлау һәм бораулау өчен күтәрү агрегатын, электромобильләр өчен тиззарядлау станцияләрен, К5 буын йөкмашиналарын, медицина һәм полиция вертолетларын күрсәттеләр. Парламент бинасында министр Татшина, Татлифт, ICL, Таткабель, Казанькомпрессормаш, Эйдос һәм республиканың башка компанияләре продукциясен карады.

Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәдә Паркс Тау күргәзмәнең масштабларына гаҗәпләнүен белдерде. "Татарстанда зур сәнәгать потенциалы тупланган, күп производстволар булдырылган, дип билгеләп үтте министр. Татарстанда эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен махсус икътисадый зоналар булуы бик мөһим. Мин БРИКС саммитында катнашуыма шатмын, аның кысаларында башка дәүләтләрнең потенциалы белән танышырга мөмкин».  

«Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсе БРИКС дәүләт башлыкларысаммиты көннәрендә Дәүләт Советы бинасыкаршында, шулай ук парламентның үзендә ачылды. Урам экспозициясендә авыр техника – КамАЗлар, йөк машиналары, мәктәп һәм пассажир автобуслары, АПК техникасы, вертолетлар бар. Татарстанның барлыгы 13 предприятиесеүз товарларын тәкъдим иткән, алар арасында –КАМАЗ, Яшел Үзән суднолартөзү заводы, «РариТЭК», Aurus, «Соллерс», шулай ук Казан вертолетлар заводы, «МТЗ-Татарстан», «Казаньсельмаша» һәм башкалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре