29 һәм 30 августта «Казан» халыкара ат спорты комплексында, Республика һәм шәһәр көненә багышлап, конкур буенча ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ ПРИЗЫНА III зур халыкара турнир узачак.
Конкур йолдызлары иң көчле исеменә ия булу һәм 6 500 000 сумлык приз фондыннан бүләкләр алу өчен көрәшәчәк. Җайдаклар, ат белән үзара аңлашу сәнгатен һәм, 150 см биеклектәге Гран-Прины кертеп, маршрутлар узудагы осталыкларын күрсәтәчәк.
Кунакларны бик бай программа көтә: Татарстан Республикасының атказанган, халык артистлары чыгыш ясаячак һәм атлы тамашалар күрсәтеләчәк. Турнир Россия Ат спорты федерациясе, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Газпром СПГ-технологии» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте ярдәмендә оештырыла.
Баш әйләндергеч сикерүләрне, бик матур көрәш, гаять зур осталыкны фәкать биредә – «Казан» халыкара ат спорты комплексында гына күрергә мөмкин!
Зур спортны максималь биеклектә күрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез