Көннәр суыта: йортларга җылылыкны кайчан бирәләр?

Өйләргә җылылык бирүне, ел фасылына гына карап (мәсәлән, төгәл көндә) түгел, ә һава торышына бәйле башлыйлар яки тукталар. Бу турыда Роскачество сайтына сылтама белән «Интертат» яза.

Барлык нормалар да Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 354 нче «Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм кулланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында»гы карарында һәм №190-ФЗ «Җылылык белән тәэмин итү турында» Федераль канунда язылган.

Шулар нигезендә җылыту түбәндәге очракта кабызыла:

  • Уртача тәүлеклек температура төбәктә +8°С дәрәҗәсенә кадәр төшсә.
  • Бу күрсәткеч 5 көн рәттән сакланса.

Әлеге шартлар үтәлсә, алтынчы көнне җылытуны кабызырга тиешләр. Җылыту сезоны башлану турында рәсми рәвештә җирле хакимият хәбәр итә.

Мөһим!

Бу – батареялар шунда ук кайнар булачак дигән сүз түгел. Җылыту системасы шактый катлаулы, өстәвенә, кайбер төбәкләрдә ул искергән булырга мөмкин, шуңа күрә, батареялар җылынып киткәнче, вакыт таләп ителә. Әмма торбаларда җылылык сизелә башлау бик тиз булырга мөмкин, һәм йортта җылыту кабызылганын шуннан аңлап була.

Әгәр температура инде төшкән, ә җылылык юк икән, зарланырга мөмкин һәм кирәк тә.

Игътибар итегез!

Фатирда һава температурасы 18°С тан түбән булмаска тиеш (почмактагы бүлмәләрдә 20°С). Рөхсәт ителгән чиктән арттыру 4°С, ә киметү 3°С тан артмаска тиеш, һәм ул бары тик төнлә генә мөмкин. Ә көндезге вакытта (иртәнге 5тән төнге 12гә кадәр) температура нормадан түбән булырга тиеш түгел.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре