Көрәшче Әнис Миндубаевка мактаулы исем бирелде

Танылган көрәшче һәм тренер, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең физик тәрбия кафедрасы өлкән уктыучысы Әнис Миндубаевка Татарстан Рәисе Указы белән “Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Әнис Миндубаев 1992 елда Муса Җәлил бәйгесен отты, 1990, 1993, 1994 елларда Татарстан чемпионы булып танылды. Быел 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

https://vatantat.ru/2025/01/161009/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре