«Коръәнгә карата иң зур хөрмәт – аны укудыр...» Ә аны укый белмәсәң нишләргә?

Коръән – Аллаһ бүләге. Бирелгән бүләк хөрмәткә лаек. Коръәнгә карата иң зур хөрмәт – аны укудыр. Ә аны укый белмәсәң нишләргә? Изге Китапны укучыны тыңларга гына ярыймы? Моның савабы нинди? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән бергәләп эзләдек.

– Коръән укуның мәгънәсе нидә?

– Коръән уку – гыйбадәт. Күп кенә хәдис-шәрифләр, аятьләр дә – моңа дәлил. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Коръән укыган вакытта һәр хәреф саен бер изгелек язылыр, һәр изгелек өчен 10 әҗер-савап бирелер», – дигән. «Әлиф-Ләм-Мим» – бер хәреф түгел. «Әлиф» – бер хәреф, «Ләм» – икенче, «Мим» – өченче хәреф. Шуны гына укыган өчен дә, без өч изгелек эшләп, 30 әҗер-савап алачакбыз, Аллаһ боерса.

Коръән уку адәм баласына бәрәкәт алып килә. Аллаһ Тәгалә «Әл-Исра» сүрәсенең 82 нче аятендә: «Без мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган Коръәнне иңдерәбез. Ул залимнәргә хәсрәттән башка бернәрсә дә арттырмый», – дигән. Галимнәр дә Коръәннең һәр аятендә шифа барлыгын раслый. Хәдистән күренгәнчә: «Коръәнне укыгыз. Аны укыганнарга Кыямәт көнендә Коръән ярлыкаучы булып киләчәк».

– Коръәннең тәрҗемәсен, тәфсирен генә укыган өчен савап языламы?

– Коръән аятьләрен аңлау өчен, билгеле, аның тәрҗемәсен, тәфсирен уку кирәк. Без берничә төрле тәфсир укырга киңәш итәбез, чөнки алар берсен берсе тулыландыра. Тәрҗемәләр элек-электән үк булган. Хәзер бигрәк тә Ногмани тәфсире кулланыла. Тәрҗемәләрне укыган өчен адәм баласына гыйлем алу савабы язылыр, ләкин гыйлем алганда белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Тәфсирне укып кына, Коръәннең бөтен асылына төшенеп булмый. Өйдә өйрәнүгә караганда, мәчет-мәдрәсәгә барып, дин әһелләренә мөрәҗәгать итү файдалырак.

– Коръәнне тыңлаучыга да савап булырмы?

– Аллаһ Тәгалә «Әл-Әгъраф» сүрәсенең 204 нче аятендә болай дигән: «Коръән укылган чакта аны тыңлагыз һәм дәшми торыгыз. Бәлки сез рәхмәт ителерсез». Имам хөтбә сөйләгәндә, Коръән укыганда тыңлау да мөһим.

– Коръән укып чыгуны кырык көннән артык вакытка кичектереп торырга кирәк түгел, дигән хәдис бар. Бу – Изге китапны көн дә укырга кирәк дигән сүзме?

– Коръәнне көн саен уку хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһ каршында иң сөйкемле гамәл – аз булса да дәвамлы булганы», – дигән. Коръәнне уку тизлеге кешенең холык-фигыленә бәйле. Беренчедән, Коръән уку кешене ялыктырырга тиеш түгел. Икенчедән, ул аны аңлар дәрәҗәдә укысын. Күз йөртеп чыгу – Коръән уку дигән сүз түгел. Укуның төп максаты – аңлау.

– Коръәнне кайчан уку яхшырак?

– Коръәнне көн саен бераз укып, тәрҗемәсен карау, аерым аятьләрне билгеләп, нәтиҗә ясар өчен күчереп бару хәерле. Бу безгә Аллаһ Китабын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Кайда да, кайчан да укырга мөмкин. Аның тыелган вакыты юк. Әмма хәерлерәк вакытлары бар. Әйтик, «Әл-Исра» сүрәсенең 78 нче аятендә: «Коръәнне иртән укыгыз. Шул вакытта тыңлап торучы шаһитлар булыр», – диелгән. Болар – фәрештәләр дигән сүз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Иртәнге намаз вакытында көндезге һәм төнге фәрештәләр очрашыр, шуңа күрә иртәнге намаздан соң Коръән уку хәерле», – дигән.

– Коръәнне тулаем ничә көн эчендә укып бетерергә кирәк? Пәйгамбәребез (с.г.в.) өч көннән дә тизрәк укып чыкмагыз, дигән бит.

– Әйе, шулай дигән, әмма өч көннән дә иртәрәк укып бетерүчеләр булган. Сәхәбәләрдән Госман бине Гаффан бер рәкагатьтә Коръәнне тулаем укып чыккан булуы мәгълүм. Коръәнне болай гына укуга караганда, намазда уку саваплырак.

– Коръән укуның әдәбе турында да әйтсәгез иде.

– «Әл-Вакыйга» сүрәсенең 79 нчы аятендә: «Коръәнгә бары тик пакъ булганнар гына кагыла ала», – диелгән. Күп галимнәр «пакълар»ны фәрештә дип аңлата. Тик аның дөньялык өчен дә аңлатмасы бар. Мөселман кеше Коръәнгә чиста көенчә генә кагылсын. Тәһарәтсез, госелсез тимәсен! Коръән – Аллаһ китабы, Аллаһ сүзе. Анда – мөселманнарга яшәү өчен әмерләр, тыюлар турында мәгълүмат. Мөселман әлеге Китапка бик тирән хөрмәт белән карарга тиеш. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә: «Коръәнне дошманнар яшәгән урынга алып бармагыз», – диелгән. Мөселманнарны кимсеткән урыннарга, ислам динен үз дошманы итеп күргән халыклар янына алып бармау хәерле.

Коръәнне остаз белән укырга өйрәнү мөһим. Алар сезне укырга гына түгел, ә чисталыкка да өйрәтер. Моннан тыш, Коръәнне матур тавыш белән укырга өйрәтергә тиешләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Күркәм тавыш белән укымаучы бездән түгел», – дигән. Бизәп укырга өйрәтә торган мәкам мәктәбе булырга тиеш. Дини мәҗлесләрдә кайберәүләр Коръән аятьләрен вата-җимерә укый, бу – бик күңелсез күренеш. Коръәндә үзеңә җиңел булган өлешен укыгырга, диелгән.

– Кемгә дә булса Коръән бүләк иткәндә нәрсәне истә тотарга?

– Аларга нәсыйхәт әйтергә кирәк. Бу китапны теләсә кая куймагыз, чиста килеш кенә кагылыгыз, тибеп йөртмәгез, дияргә кирәк. Аш мәҗлесләренә баргач, күпләр тигез булсын дип, өстәл аякларына китап кыстырып куя. Араларында дини китаплар кыстыручылар да юк түгел. Бу – халыкның наданлыгын күрсәтә торган нәрсә. Китапларның урыны – өстә. Коръән кендектән түбәнрәк урында булырга тиеш түгел. Коръән китабын тезгә куеп уку да әдәпсезлек санала. Галимнәр Коръәнне иң өскә куя торган булган. Аннары хәдис, гарәп телендәге китапларны тезгәннәр. Ә хәзер дини китаплар кирпеч урынына кулланыла.

– Үзең өчен Коръән чыгып кую дөресме?

– Кемнәндер заказ белән хәтем кылдыру дигән нәрсә бар, ләкин кешенең үз укуы белән кемгәдер акча биреп укыттыруы – икесе ике нәрсә. Кеше үзе укыса хәерле. Аны уку өчен биш югары белемле кеше булырга кирәкми. Кеше үзе булдырсын, тырышсын. Акча китерә торган гамәл булса, йокысын да калдыра, икешәр-өчәр сменада эшли халык. «Әйдәгез, Коръән укырга дәрескә килегез», – дисәк, «Саулыгым юк, хәтерем юк», – диләр. Дөнья өчен вакыт та, саулык та табалар. Элек-электән дин әһелләренә, мәчеткә, дини китапларга хөрмәтле караш булган. Кызганыч, хәзер барысы да үзгәрә. Коръән алдында тәкәбберләнүчеләр дә җитәрлек. Аллаһ каршында түбәнчелекле булырга кирәк. Аллаһ Тәгалә дәрәҗә, сәламәтлек, көч-куәт, гомер биргән икән, димәк, Коръән укыганда булганына шөкер ит. Китаплар чыгарырга булыш, сәдака өләш. Аллаһ Тәгалә халкыбызга динле тормыш насыйп итсен, Коръән укучылар сафы тулылансын!

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре