26-28 августта Казанда узачак Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысасында Яшьләр форумы да үткәрәчәкләр. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтте.
“Быел тәүге тапкыр өч көнлек программа оештырдык. Форумның өченче көне яшьләргә багышланачак”, – диде министр.
Аның әйтүенчә, чарада 2 меңләп егет-кыз катнашачак дип көтелә. “Без яшьләргә киләчәк һөнәрләрен сайлауда ярдәм итәргә телибез”, – диде Олег Коробченко.
Форумның өченче көне яшьләргә багышланачак. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак дип тә көтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез