Татарстанда тагын бер кешенең коронавирустан гомере өзелгән.
1953 елгы ир-атның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
23нче майга республикада коронавирустан 490 үлем очрагы теркәлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез