Коронавирустан үпкәсенең 90%ы зарарлаган ир-ат терелгән

Табиблар инвалид кыз тәрбияләүче атаны чын мәгънәсендә үлем тырнагыннан йолып калган.
Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсендә коронавирус үпкәсен 90 процентка зарарлаган бер ир-ат үлем тырнагыннан йолып калынган. Бу хакта җирле сәламәтлек саклау идарәсенең инстаграмдагы битендә хәбәр ителә.

- Үземне томан эчендә кебек хис итсәм дә, китсәм, инвалид кызым, карт әниемне кем карар, дигән уй башымнан чыкмады, – ди могҗиза белән терелеп, аягына баскан Владимир.

Узган елның октябрендә чирләп киткән ул. Үзендә салкын тию билгеләре сизгән, әмма узып китәр әле, дип табибларга күренмәгән. Чире көчәйгәч кенә хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Ә инде биредә сулышы бик нык кысыла башлагач, аны реанимация палатасына күчереп, ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырганнар. Шөкер, бүлек мөдире Павел Егоров җитәкчелегендә табиблар Владимирның гомерен саклап калуга ирешкәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре