1 ноябрьгә Татарстанда барлыгы 3,7 миллион тоннадан артык бөртек (кукурузны кертеп) җитештерелгән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 31,1 процентка кимрәк.
Росстат мәгълүматларына караганда, республика ашлык уңышы буенча Идел буе федераль округында икенче урынга чыккан. Бары тик Саратов өлкәсендә генә бездәгедән күбрәк ашлык җыеп алынган: 5,7 миллион тонна чамасы.
Чөгендер уңышы да (1,5 миллион тонна) узган елдагыдан 1,2 процентка ким. Ә менә көнбагыш, киресенчә, мулдан булган: барлыгы 278 мең тонна тәшкил иткән (69,7 процентка күбрәк).
Моннан тыш 872 мең тонна бәрәңге (2022 елдагы уңышның 95,5 проценты), 247,5 мең тонна яшелчә (90,8%) җыеп алынган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез