Соңгы елларда авылда кош-корт үстереп сатучылар саны арта. Зур малны бетереп, бары тик кошчылыкка гына күчүчеләр дә бар. Моның сәбәпләре нидә? Ни өчен кош ите популярлаша бара, аларны үстереп сатучылар нинди авырлыклар белән очраша? Шул турыда белештек.
Күз курка, кул эшли
Балтач районының Кариле авылында яшәүче Рәхилә һәм Фәрит Зәйнуллиннар төп табышны кош-корт асраудан ала. Быел алар 160 үрдәк, 500 бройлер, 200 күркә һәм 450 каз алган.
– Күз курка, кул эшли. Ел да: «Бу кадәрлене сатып бетереп булыр микән?» – дип алынабыз да, сезон беткәндә, үзебез дә шаккатабыз. Һәр товарның үз сатып алучысы бар. Бер айлык чебине апрельдә үк алып отабыз. Майга инде алар өлгерә, ә ул – иң зур ихтыяҗ булган ай. Бу вакытта үстергән чеби – иң тәмлесе дә. Үрдәк белән дә иртәлибез. Апрельдә алабыз да июльдә сатабыз. Бу вакытта беркемдә дә өлгерми әле алар. Шуңа күрә сораучыларга җиткереп тә булмый хәтта, – ди Рәхилә апа.
Аның сүзләренә караганлда, сатып алучылар сыйфатка бик нык игътибар итә. Бер ошатмаса, икенче юлы килми. Казның чистасын, суда юынганын сорыйлар, ашлык пешереп ашатып үстергән кош ите аеруча тәмле була, шуңа күрә аларга сорау да зур, ди ул.
– Кош асрау, әлбәттә, отышлырак. Үгезне 1,5 ел ашатып үстерергә кирәк. Аны саткач, күп дигәндә 150 мең сум акчасы керә. Ә хәзер чебине исәплик. 100 бройлерны 430 сумнан алабыз да, бер ай ашатабыз. Уртача алганда 3 килодан артык булып үсәләр. Килосын 450 сумнан сатабыз, 135 мең сум тирәсе акчасы керә. Быел бройлерлар авырдан сатылды, чөнки күп кеше июльдән үзенекен ашый башлый. Сентябрьдән сораучылар тагын күбәя. Авыл район үзәгенә якын булгач, бездән шунда яшәүчеләр күп ала. Балтачта яшьләр кош-корт тотмый. Авылда исә өлкәннәр күп, яшьләр читкә йөреп эшли. Аларның да кош-корт асрарга мөмкинлеге юк. Үрдәк – 750, каз – 800 сум. Каклыйм да, тушенкалар да ясыйм, тәпиләрен дә әрәм итмим, эшкәртеп сатам. Эшебез ел буена җитә. Бер кош бетүгә, икенчесе җитешә, – ди Рәхилә апа.
Кош-корттан тыш, эре терлекләре дә бар Зәйнуллиннарның. Чеби, үрдәк һәм каз сатып табыш кертсәләр дә, сыерны бетермиләр.
– Каймагын, маен сатам, эремчеген кош-кортларга ашатам. Сөт тапшыруның файдасы калмады бит. Болай ичмасам күзгә акчасы күренә. Мәшәкате күп булса да, кереме яхшы. Авылда безнең шикелле ишле итеп кош-корт асраучы башка кеше юк. Ләкин халык хәзер кош итен күбрәк ашый, бозау итен сату да авыррак. Быел ике үгез үстергән идек, кеше таба алмагач, «оптом» тапшырдык, – ди ул.
Каз сораучылар кимеде
Сатып бетергәч, кесәгә кергән акчасын санаганда һәрвакыт рәхәт инде. Тик аңа кадәр әллә никадәр хезмәт куясы бар. Мәшәкатьләрнең күзгә күренгәне белән бергә кош асраучылар үзләре генә белә торганы да шактый. Алар инкубатордан алган чебиләрнең бик еш авыруларын да, кошларны күпләп тоткан очракта куелган таләпләрнең катгыйлыгын да әйтә.
Алабуга районының Морт авылыннан Хуҗиннар гаиләсе моңа кадәр күпләп каз үстергән. Быел аларны бетереп, йомырка сала торган тавыклар белән генә эш итәләр. Шулай ук бройлерлар да үстереп сатканнар.
– Моңа кадәр 5–6 ел казлар белән шөгыльләндек, тик быелдан аларны бетерергә уйладык. Беренчедән, узган ел аларга сорау азрак булды. Икенчедән, эшебезгә яңа кагыйдәләр килешмәде. Узган елларда без эшчәнлегебезне фермер буларак алып барган идек. Таләпләр катгыйланды, инде тизәк анализлары өчен дә акча түли башладык. Шуңа күрә уйлаштык та, шәхси эшмәкәр булудан туктап, казларны бетерергә булдык, – ди Гөлнара Хуҗина.
Хәзерге вакытта алар үзләре өчен генә үгезләр дә үстерә. Мәшәкате буенча, кош-кортын үстерү дә, эре терлекне карау да бертигез дәрәҗәдә авыр, ә менә табышы кош-корттан күбрәк керә.
– Кеше хәзер тавык итенә күчеп бара, чөнки арзан әйбер кирәк. Итне хәтта арзанлы кибетләр челтәрләреннән сатып алучылар бар. Аннан килосын 200–300 сумга үрдәк алып ияләшкән кеше аны миннән түшкәсен 2000–3000 сумга алып ашамый бит инде. Тик андагы каз, үрдәк каян килгән, нинди шартларда үскән – беркемне дә кызыксындырмый. Аннан соң, авырыйбыз, диләр. Барысы да нәрсә ашавыбызга бәйле бит, – ди ул.
Арзан һәм диетик
Халыкның кош ите ягына авышканын Казанда кибет тотучы Раилә Хуҗина да әйтә. Шуңа күрә алардан эшләгән кәтлитләр дә, пилмәннәр дә, рулетлар да бик тиз сатылып бетә, ди ул.
– Беренчедән, ул арзанрак. Икенчедән, балалар ярата, дип алалар. Өченчедән, диетик ризык булгач, сәламәт туклануга күчкән кешеләр күп килә. Мин үзем күркә итен ошатам, тик без аны күп кулланмыйбыз, чөнки өйдәгеләр бик яратмый. Тәмле дә, диетик ризык та, – ди Раилә Хуҗина. – Элек авылда тавык, күркә ите ашау дигән әйбер булмады. Зур мал тоттылар. Тик авылга да интернет аша яңалык, чит ил модасы килеп керде. Аннан соң халык чиста, экологик яктан файдалы ризык турында да күп укый, белә. Шуңа күрә шәһәр халкы да авылда шәхси хуҗалыкларда үскән кош итенә өстенлек бирә.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Икътисадчы, Казан дәүләт аграр университеты доценты Илгизәр Гайнетдинов та кош итенә, бигрәк тә авылларда шәхси хуҗалыкларда үстерелгән бройлер һәм үрдәк итенә сорау артуын әйтте.
– Беренчедән, кош үстерү җиңелрәк һәм үзкыйммәте дә арзанрак. Аларны үстерүче шәхси хуҗалыклар да, фермерлар да арта. Кошларны бер елга ким дигәндә биш тапкыр үстереп сатарга була. Икенчедән, авылда яшәүчеләр эре терлекне бетереп, кош үрчетүгә күчә бара. Аларның мәшәкате дә азрак, акчасы да кулга тизрәк керә. Өченчедән, диетик ризык булуы белән дә алдыра. Соңгы елларда күркә ите дә бик популярлашып бара. Аннан ярымфабрикатлар, колбасалар да ясыйлар, – ди ул.
Елына 26 кило
Узган ел Татарстанда барлык хуҗалыкларда да сугым өчен тере авырлыкта 229,1 мең тонна кош ите җитештерелгән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 4,5 процентка күбрәк. 2030 елда Татарстан, 2024 елдагы белән чагыштырганда 25 мең тоннага күбрәк кош ите җитештерергә планлаштыра.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2025 елда илдә һәр кешегә туры килгән ит һәм ит продуктларын уртача куллану, беренче тапкыр 100 кило чиген узып, елына кеше башына 100,7 кило тәшкил итте. 2024 елда бу күрсәткеч 99,9 кило иде. Ә Татарстанда ит һәм ит продуктларын уртача куллану кеше башына 80,1 кило туры килә. Иң күп ашалган ит кошныкы. 2024 елда аны һәр кеше уртача 25,3 кило ашаган булса, узган ел әлеге күрсәткеч 26,4 килога җиткән.
– Бу – иң арзан һәм технологик яктан үсеш алган төр. Соңгы елларда Россия җитештерүчеләре заманча җиһазландыруга күп көч куя. Яңа проектлар эчке базарны тәэмин итү өчен генә түгел, ә экспортка чыгару һәм нәтиҗәлелекне күтәрү максатыннан да кирәк. Дуңгызчылыкта һәм мөгезле эре терлек үрчетүдә дә ихтыяҗ саклана, ләкин бу юнәлешләр күбрәк акча таләп итә һәм алар озак вакыттан соң гына аклана, – дип аңлата бу күренешне «Финам» компаниясе директоры Ярослав Кабаков.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез