Физика-математика фәннәре докторы Урал Закиров 92 нчы яшендә вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Механика һәм машина төзү институты сайтындагы мәгълүматларга таянып яза. Шәһәр мэриясе Казанның мактаулы гражданинының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан.
Урал Закиров пилотлы тәүге галәм корабын проектлауда, шулай ук “Восток”ны булдыру һәм җибәрүдә катнашкан инженерларның берсе булып тора.
Ул хәрби Фәнни-тикшеренү институтының галәм бүлеге фәнни хезмәткәре, Сергей Королевның конструкторлык бюросында әйдәп баручы инженер вазыйфаларында эшләгән, ракета техникасын, космонавтиканы булдыру этабында галәм аппаратларын проектлау һәм сынауда катнашкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез