Төркиянең төньяк-көнбатышында автобус белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә кимендә 10 кешенең гомере өзелде, дип хәбәр итә ТАСС. Тагын 54 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Сакарья провинциясендәге шәһәрләр арасындагы трассада җиде транспорт чарасы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте өч автобус, йөк машинасы һәм тагын өч автомобиль катнашында килеп чыккан.
Транспорт чараларының Истанбул юнәлешендә «Төньяк Мармара» трассасы буенча хәрәкәт итүе билгеле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез