Бүген, 11 мартта, Әлмәт районының Рус Акташы авылы янында көчле юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта "Челнинские известия" яза.
Беренчел мәгълүматлар буенча, "Тойота " зур тизлектә юл читендә торган йөк машинасының прицебына килеп керә.
Зыян күрүчеләр һәм корбаннар турында әлегә хәбәр юк, әмма авария урынына өч ашыгыч ярдәм машинасы килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез