Сентябрьгә кадәр сузылган җәй. Сүзебез һава торышы түгел, ә «Татарстанда җәй» проекты турында. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 1 июньнән алып 30 сентябрьгә кадәр гамәлгә ашырылган әлеге проект ниләр белән истә калачак?
Проектның максаты – эчке туризмны үстерү һәм иҗтимагый киңлекләргә җан өстәү. Июнь–сентябрь айларында Татарстанның 45 районында барлыгы 3500 чара узды.
Проектның үзенчәлеге – чаралар афишасы тупланган махсус цифрлы платформа. Анда җәй дәвамында 1,4 млн кеше кергән.
42 проценты – Татарстанда, ә 56 проценты – башка төбәкләрдә яшәүчеләр.
Төп юнәлешләренең берсе – «Күрше» фестивале.
Ул «Безнең ишегалды» программасының дәвамы булып тора. Биш ел эчендә әлеге программа кысасында 5174 ишегалды төзекләндерелде. Менә шул ишегалларында «Күрше» фестивале кысасында Татарстанда 292 чара узды.
Иң актив районнар һәм шәһәрләр:
Чаллыда – 46,
Алабугада – 29,
Казанда – 27,
Лаешта – 26,
Түбән Камада – 16,
Әгерҗедә – 14.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез