Газетага язылу

Көзгә әле иртәрәк: Татарстанда +28 градуслы җылылар көтелә

Бу араларда республикада урыны белән көчле яңгырлар явып узды.

Чәршәмбе – 19 августта да кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Көндез төньяк-көнбатыштан үтеп кергән циклон җылысы тәэсирендә термометрның терекөмеш баганасы +23...+28 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +9...+14 градус. Пәнҗешәмбе – 20 августта көндез +20...+25, төнлә +11...+16 градус булачак.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 21 һәм шимбә – 22 августта тотрыксыз һава торышы саклана: кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +18...+24 градус чикләрендә тирбәләчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре