Биш бала Краснодар мәктәбендә түбә җимерелгәннән соң хастаханәгә озатыла. Бу хакта шәһәр мэры Евгений Наумов үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте. Шулай ук ул башка зыян күрүчеләрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә җибәрелүен билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, Краснодарның 29 нчы мәктәбендә көчле җил түбәнең бер өлешен алып ташлады, бу чыгарылыш укучыларының соңгы кыңгыравы хөрмәтенә тантаналы линейкага алдыннан булган. Зыян күрүчеләрнең төгәл саны әле ачыклана. Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү факты буенча җинаять эше кузгатылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез