Кравцов: «Укучыларның дәрес әзерләү вакыты 3,5 сәгатьтән артмаска тиеш»

Россиядә мәктәп укучыларының өй эшен башкару вакыты көненә 3,5 сәгатьтән артмаска тиеш. Мәгърифәт министры Сергей Кравцов Көнчыгыш икътисадый форумы кысасында «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

«Теләсә кайсы сыйныфта укучыга бөтен фәннәр буенча өйдә дәрес әзерләү вакыты 3,5 сәгатьтән артмаска тиеш», – дип басым ясап әйткән министр.

Аның сүзләренә караганда, дәрес әзерләү вакытының нормасы, баланың яшенә карап, түбәндәгечә билгеләнгән:
• беренче сыйныфта – 1 сәгатькә кадәр,
• 2-3 сыйныфларда – 1,5 сәгатькә кадәр,
• 4-5 сыйныфларда – 2 сәгатькә кадәр,
• 6-8 сыйныфларда – 2,5 сәгатькә кадәр,
• 9-11 сыйныфларда – 3,5 сәгатькә кадәр.

Кравцов билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзор белән килештерелеп, баланың үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән норма бу.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре