«Крокус»та һөҗүм итеп, 145 кешенең гомерен өзүчеләр үз акылларында булган дип табылган

Экспертиза нәтиҗәләре буенча, «Крокус Сити Холл»да теракт оештыручылар үз акылларында булган дип табылган. Бу хакта гаепләнүчеләрнең берсенең адвокаты сүзләренә сылтама белән РИА Новости яза.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына узган елның 22 мартында һөҗүм иттеләр. Анда «Пикник» төркеме концерты башланган була. Җинаятьчеләр холлда һәм залда атыш оештырып, 145 кешенең гомерен өзә.

Әлеге эш буенча Мәскәүдә 12 кеше кулга алынды. Җинаять кодексының терроризм турында маддәсеннән тыш, дүрт башкаручы террористик оешмада катнашуда, террористик эшчәнлекне тормышка ашыру максатларында укуда һәм оештырылган төркем составында законсыз корал әйләнеше буенча гаепләнә.

Соңрак теракт турында эшнең тагын биш фигурантын Дагыстаннан Мәскәүгә этап белән кайтардылар. Болар – Таҗикстанның дүрт, Россиянең бер гражданины. Алар теракт башкаручыларны финанслауда һәм террор чаралары белән тәэмин итүдә, шулай ук Каспийскийда теракт планлаштыруда гаепләнә.

Узган елның ноябрендә тагын икекешенең кулга алынуы билгеле булды, алар законсыз корал һәм шартлаткыч матдәләр әйләнешендә гаепләнә. Тикшерү фикеренчә, алар террористларга корал тапшырган. Ике кеше качкан, аларны эзлиләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре