Аның әйтүенчә, баш авыртуга даими хәлсезлек, сулыш җитмәүнең өстәлүе бик нык сагайтырга тиеш. Йөрәк тибеше ешаю һәм тән тиресенең зәңгәрләнебрәк торуы да хәтәр билгеләр булып тора. Мондый очракта кичекмәстән белгечкә күренергә кирәк. Шул ук вакытта канның куелыгын нормада тоту өчен туклану һәм тормыш рәвешенә карата игътибарлы булу кирәк.
Белгеч сүзләренә караганда, омега-3 май кислоталары чыганаклары булып торган скумбрия, сөләйман балык, чикләвек, төшләр (әйтик, кабак төше), Е витаминына бай җиләк-җимеш һәм яшелчә (мәсәлән, авокадо, киви, помидор, шпинат, брокколи) ашарга киңәш ителә.
Ә менә кызыл ит, тәм-томнар һәм фастфудны чикләү хәерле. Мондый ризыклар канны куерта. Эчемлекләргә килгәндә, яшел чәй файдалы. Гап-гади чиста су эчү дә бик мөһим. Ә менә шикәр һәм кофеинны зур күләмдә кулланырга ярамый.
Кардиолог сүзләренә караганда, сәламәтлекне тәртиптә тоту өчен атнасына 150 минут чамасы вакытны физик күнегүләргә багышлау бик әйбәт булачак. Болар – тиз-тиз атлап йөрү, йөзү яки йога булырга мөмкин. Мондый хәрәкәтләр кан әйләнешен яхшырта, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез