"Куян"нар 30% күбәйгән: Казан автобусларында кондукторсыз түләү тәҗрибәсе барып чыкмаган

Казан автобусларында кондукторсыз түләүне сынап карау уңышсыз чыккан. Бу хәл предприятиенең зыянга эшләвенә генә китергән. “Татар-информ”, “ПАТП № 2” оешмасы директоры Альберт Мөхәммәтшин сүзләренә таянып, шул хакта яза.

“Әйтүләренчә, бездә пассажирларның кимендә 30 проценты “куян”га әйләнә, ягъни юлга түләми. Эксперимент рәвешендә РКБдан Дәрвишләр бистәсенә кадәр йөрүче 34 нче маршрутка кондукторсыз системалар урнаштырып карадык. Зыян күләме 3 тапкыр артты”, – дигән Мөхәммәтшин.

Июнь аенда берничә трамвай маршруты кондукторсыз түләүгә күчкән. Хәзер пассажирлар ишек янындагы тоткаларга урнаштырылган электрон җайланмалар (валидатор) ярдәмендә үзләре түли. Ә инде “тере” акча белән түләүчеләр йөртүчегә мөрәҗәгать итә.

Сүз уңаеннан, дүшәмбе – 8 июльдән Казанда 2 автобус маршруты бетерелә. Тагын 10 маршрутның хәрәкәт системасы үзгәртелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре