Анда хәрби хәрәкәт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, районның иҗтимагый оешма һәм учреждение вәкилләре катнашты, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.
Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, ТР Премьер-министры ярдәмчесе, «Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко, әлеге ассоциациянең Координация советы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев чыгыш ясады.
Киңәшмә махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланды.
Чыгышлардан соң сорауларга җавап бирделәр. Кунаклар шәһәрнең мөселман һәм православие зиратлары территориясендә «Дан Аллеясе»енә чәчәкләр салды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез