Газетага язылу

Кукмарада зур фестиваль узачак

5 гыйнварда Кукмарада «Итек фест» фестивале узачак. Бу хакта «Хезмәт даны» басмасы хәбәр итә.

Программада иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар, ярышлар, татар эстрадасы концерт һәм башкалар бар.

Фестиваль программасы:
— 11.00 - фестивальне ачылу;
— «Кукмара итекләре» театральләштерелгән тамашасы;
— бәйрәм кунакларының сәламләве;
— 11.30-16.00 сәгатьләрдә — районнардан килгән командалар арасында ярыш;
— 16.15 - җиңүчеләрне котлау;
— 16.30-18.00 сәгатьләрдә — «Блэк Рашен» төркеме, Алина Давыдова/"Егетләр" кавер группалары, пародист Евгений Юджин катнашында концерт программасы.

Чара Кукмараның Комсомол мәйданында узачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре