Кукмарадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы автомунчаны җибәрделәр

Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операциягә чираттагы автомунчаны озатты..Тышкы яктан гадәти машина кебек күренсә дә, эчен чын мунча итеп ясаганнар: мич урнаштырылган, чишенү-киенү бүлмәсе бар, кер юу машинасы куелган. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Машинага тартма-тартма посылкалар тутырылган, мунча эченә «Урал» мотоциклы да кереп урнаштырылган. «Барысы да егетләргә, җиңү белән кайтсыннар», — диделәр «Сугышчан кардәшлек» оешмасында.

«Бу машинаны Казаннан алып кайттык. Аннан соң яхшылап ремонтладык: двигателен карадык, маен алмаштырдык. 30 литрлы һәм 150 литрлы су мичкәләренә заказ биреп кайтарттык. Мич, су краннары урнаштырдык. Генератор куйдык, яктылык булачак. Барысы да эшли. Юыну кирәк-яраклары, шланг, насос — барысын да алдык. Мунча тышкы яктан ягып җылытыла», — дип сөйләде «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкиле, әфганчыФәнис Кәримуллин.

«Сугышчан кардәшлек» оешмасы ике ел эшли, бу — аларның солдатларга җибәргән җиденче автомунчалары.

«Иң беренче Арча районының волонтер егетләре, мунча ясап, аны эвакуатор ярдәмендә солдатларга озатты. Безгә исә «Экосервис» оешмасы исәптән төшерелгән машина бирде. Әлеге машинаны үзгәртеп, шуннан автомунча ясадык, бу безнең беренче тәҗрибә булды. Аны ике ай дәвамында җыйган идек. Шуннан соң бу эш үзеннән-үзе дәвам итте. Ике УАЗик, ике Нива, Хантер, автомунчалар — барысы бергә унбишләп машина җибәрдек. Егетләр өчен тырышабыз», — диде Фәнис Кәримуллин.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре