Күпбалалы гаиләләргә ипотеканы каплауга бирелә торган акчаны индексацияли башларга кирәк. Россия Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко «ТАСС» хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
2019 елдан бу максатка дәүләт ярдәме 450 мең сум тәшкил итә һәм моңарчы үзгәрешсез калып килә.
«Без өченче бала туганда ипотека кредитын түләүгә бирелә торган субсидиянең индексацияләнмәвенә бәйле мәсьәләне яңадан карарга тиеш. Бу сумма 2019 елдан шул 450 мең сум күләмендә калып килә. Әйе, кайбер төбәкләрдә ул 1 миллион сумга кадәр җиткерелгән. Ләкин барыбер индексацияләнелми», – дип билгеләп үткән Рыбальченко.
Аның әйтүенчә, дәүләт ярдәме күләмен бала туу күрсәткече түбән булган төбәкләрдә, шулай ук Ерак Көнчыгышта арттыру мөһим. Анда түләү күләме 1 миллион сум тәшкил итәргә тиеш, дигән фикердә ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез