Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү программасы Татарстанда унөч ел элек эшли башлады. Республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, шушы вакыт эчендә 52 мең гаилә җирле булды. Бу – гариза тапшырган барлык гаиләләрнең 72 проценты дигән сүз. Районнарда җир кишәрлекләренә кытлык булмаса да, Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдә җир җитмәү сер түгел. Зур шәһәрләр әлеге проблемаларны ничек хәл итә?
Азнакай районының Мәнәвез авылында яшәүче Гөлназ һәм Илнар Исламовлар гаиләсендә 2018 елда өченче бала – уллары дөньяга аваз сала. Җирне исә өч елдан соң, Азнакайның Яңа юл бистәсеннән ерак булмаган урыннан бирәләр.
– Хәзерге вакытта җир буш тора. Аны коймалап алып, киләчәктә йорт салырга ниятлибез. Аңа кадәр берничә ел элек Мәнәвездә үзебез дә зур йорт җиткезгән идек. Тик биргәннең бер дә артыгы юк. Өч улыбызга да йорт салып бирә алсак, бик яхшы булыр иде. Ә бу урында киләчәктә кечкенә улыбызга йорт җиткезербез, дип уйлыйбыз. Үзебез дә авылдан чыгып китмәдек, бәлки улларыбыз да еракка китмәс. Шуңа күрә мин бу программаны яшь гаиләләр өчен бик кирәкле, дип саныйм. Кызганыч, аны хәзер күпбалалы барлык гаиләләргә дә бирмиләр, дип беләм. Безнең кебек гаиләләр авылда да күп бит, – диде Гөлназ Исламова.
Дөрес, хәзер җирне билгеле бер шартлар үтәлгән очракта гына бирәләр. Өченче яки аннан күбрәк балалары туган гаиләләр үз районнарында кимендә биш ел яшәргә һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга (һәр гаилә әгъзасына 12–18 кв. метр торак) тиеш. Шулай ук гариза тапшырганда бер балага 23 яшь тулмау һәм аның уку йортында көндезге бүлектә укуы шарт.
Программа эшли башлаганнан бирле Татарстанда 52 мең гаилә җирле булган, тик әле тагын 20 меңгә якыны үз сәгатен көтә. Чират көтүчеләр бигрәк тә Казан (10 мең), Чаллы (6 мең) шәһәрләрендә һәм Әлмәт районында (1,2 мең) күп. Төп сәбәбе – буш җирләр булмау. Казанда шундый кишәрлекләр булмау сәбәпле, 2016 елдан бирле аларны Биектау районындагы федераль җирләрдән бүлеп бирә башлаганнар иде. Шушы вакыт эчендә барлыгы 8,1 мең участок бүленгән, аларның 3,1 меңе – федераль җирләр.
– Өченче кызыбызны ике ел элек алып кайттык. Җир артыннан да шул вакытта йөри башлаган идек. Һәр гаилә әгъзасына тиешле торак мәйданы буенча да, башка шартлар буенча да без программага эләгәбез. Тик әлегә чиратыбыз җитмәде. Бәлки быел булыр, дип көтәбез. Казан янындагы башка районнан булса да каршы килмәс идек. Бигрәк тә Биектау яклары кызыксындыра. Хәзер үк булмаса да, киләчәктә анда йорт салып чыгар идек, дип хыялланабыз, – ди башкалада яшәүче Гөлнур Әсрафилова.
Билгеле булганча, 2014 елдан Казан гаиләләренә җирләрне биш районнан бүлеп бирергә рөхсәт иткән закон эшли башлады. Аларда 650 гектар җир табылган. Быел һәр район якынча 300 әр участок җир бүлеп бирергә планлаштыра. Ә Казан алдында торган бурыч – 1,5 мең гаиләне җир белән тәэмин итү.
Казан шәһәренең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 5 меңнән күбрәк гаиләгә җир җитми, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
– Казанда шәхси торак төзелеше өчен җирләр чикле. Шуңа күрә күпбалалы гаиләләргә җир бүлеп бирү мәсьәләсе федераль, төбәк дәүләт органнары белән даими эшләү юлы аша хәл ителә. Моның нәтиҗәсендә күп гаиләләр башкалага якын булган районнардан җир алды, – дип аңлатканнар Казан мэриясе матбугат үзәгендә.
Чаллыдагы вазгыять тә Казанныкына охшаш. Тик республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел автошәһәрдә уңай үзгәрешләр башланган. Эш шунда ки, быелдан чаллылар да җир кишәрлекләрен якын-тирә районнардан ала алачак. Шуның нәтиҗәсе булса кирәк, ел башыннан бирле 1,9 меңгә якын участок әзерләгәннәр, аларның 1,5 меңе кадастр исәбенә куелган, тагын 423 е теркәү эшләре бара. Июль ахырына 1,5 гаиләне җир участогын сайларга чакырганнар, аларның 205 енә җир кишәрлеге үзләре теләгән урыннан эләккән. Ел ахырына кадәр 1,5 мең гаиләне җир кишәрлекләре белән тәэмин итеп бетерү планлаштырыла. Күптән түгел Чаллы мэры Наил Мәһдиев ел ахырына кадәр күрше районнардан 2 мең җир кишәрлеге бүлеп бирүләрен сорады. Аңлашыла инде, гаиләләрнең күбесе җирне Тукай районыннан алырга тели. Аннан тыш, Чаллыга бу мәсьәләне хәл итәргә Минзәлә, Сарман, Зәй, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим һәм Менделеевск районнары да булыша.
«Казан һәм Чаллы хакимиятләре алдына 2025 елда 1,5 мең участок бирү бурычы куелды. Чаллыда бу мәсьәләдә уңай үзгәрешләр башланды, өченче квартал ахырында чираттагы күчмә киңәшмә үткәрергә планлаштырабыз. Җирләрне бүлеп бирү һәм аларны гаиләләргә тапшыру эшен бөтен республика буенча ай саен күзәтеп торачакбыз. Район-шәһәрләрның аерым игътибар бирүләре кирәк. Бу мәсьәлә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның аерым контролендә тора», – ди җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гариза тапшырган барлык гаиләләрне дә җир кишәрлекләре белән тәэмин итү бурычын куйган иде. Әлегә моны 16 район тулысынча үтәп чыккан. Тагын 21 е гариза тапшыручыларның теләген 90–99 процентка үтәгән, ә 12 районда нибары 1–2 гаилә бәхетле сәгатен көтә.
Шул ук вакытта арттарак калучы районнар да бар. Биш районда әлеге бурычларның үтәлеше 90 процентны гына тәшкил итә. Кукмара районында әлегә 612 гаилә (мохтаҗларның 65,2 проценты), Балык Бистәсендә – 128 гаилә (72,3 процент), Яшел Үзәндә – 641 (77,3 процент), Түбән Камада – 608 гаилә (86,8 процент), Бөгелмәдә 131 гаилә (89,2 процент) үз чиратын көтә. Шулай да Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ел ахырына кадәр барлык мохтаҗ гаиләләрне дә җир кишәрлеге белән тәэмин итеп бетерү бурычын куя.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез