Бүген төнлә Башкортстанның Уфа районы Михайловка авылындагы Ленин урамында урнашкан күпфатирлы йортта янгын чыккан. Бу хакта “Уфа Live” яза.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, янгын сүндерүгә 16 МЧС хезмәткәре, 5 берәмлек техника җәлеп ителгән. 35 минут эчендә янгын сүндерелгән. Тик, кызганычка, коткаручылар анда ике кешенең мәетенә тап булган. 5 кеше, ут эчендә калган фатирдан мөстәкыйль чыгып, үлемнән котылып калган.
Янгын торакның 10 кв. м мәйданына таралган булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез