«Күрдегезме, Риман абыегызны Кытайда да таныйлар»

Инде ундүрт ел гомер үтсә дә, Тукай эзләреннән Казахстанга һәм Кытайга сәфәребезне еш искә төшерәм. Өч журналист кыз белән чыккан идек без сәфәргә, ишеткән-күргәннәребез бүген дә күз алдында кебек. Кытай халкының гел елмаеп йөрүе хәтергә сеңеп калган. Кызларыма: «Күрдегезме, Риман абыегызны монда да таныйлар», – дип шаярткалап та йөрдем әле. Кызларым да шук телле: «Риман абый, алар сиңа түгел, безгә елмая», – дип төрттерәләр иде.

Мин Кытай кешеләренең ни өчен гел елмаеп йөрүләрен бүген дә аңлап бетермим. Тормышлары да оҗмах түгел бит инде, әмма авызлары гел ерык. Шунда яшәүче кардәшләребез әйтүенчә, йөзендә елмаю булмаган кешегә Кытайда рәт юк икән, аларга хәтта сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләү дә тыела икән, кая инде ул үз кибетләрен ачу!

Үзебезнең халык турында уйлап куйдым әле. Урамда тиктомалдан елмаеп торган кешене күрсәк, без нәрсә дибез? Әйе, бу юләр, ахрысы, дибез. Шул ук вакытта, елмайган кешегә тартылабыз, андыйларның күңеле әйбәт кебек тоела. Һәм алданмыйбыз да.

Балык Бистәсендә яшәүче сеңлем Роза Казанга күчеп килгән иде. Барлы-юклы ике ел эчендә үз тирәләрендәге бөтен кеше белән дуслашып бетте. Күрше-тирә йортларда яшәүчеләр аның белән әллә каян кычкырып исәнләшәләр, кирәксә-кирәкмәсә дә, аңа ияреп, теләсә кая барып кайтырга да күп сорамыйлар.

Иң әһәмиятлесе, аларга сеңлем белән янәшә булу кирәк. Беркөнне моны алтынчы катта яшәүче бер хатын тәрәзәдән күреп алган да, ашык-пошык киенеп, киемен төймәли-төймәли, артыннан куып җиткән, күздән югалтмыйм тагын дип курыккан. Сеңлем моны көлә-көлә сөйли: «Нинди хәлдер инде бу, абый?!» – ди. Нинди хәл булсын инде, сеңлем, адәм баласы гел яхшыга тартыла инде ул, син дә нәкъ минем кебек бик аралашучан бит.

Бу сыйфат үземдә кайчан, ничек барлыкка килгәндер – ул турыда уйлаганым юк. Шунысын гына беләм: елмайган кеше ниндидер мәкер белән елмаймаса, әлбәттә, берәүгә дә этлек эшли алмый. Ихлас елмаю ул – күңел халәте, бу дөньяда һәркемгә яхшылык эшләргә омтылып яшәү галәмәте дип беләм.

Еш кына бер җырны көйләм йөрим. Музыкасы – Ренат Еникеевныкы, шигырен Татарстан радиосының әдәби тапшырулар редакциясендә эшләгән Зиннур Насыйбуллин язган иде. Без аның белән аралашып яшәдек, үзе дә гел елмаеп торыр иде Зиннур, кызганыч, яшьли китеп барды. Ә ул язган шигырь, бер уйлаганда, бик гади кебек, ә икенче яктан уйлаганда, уелып китәрлек. Менә бер куплетын гына укып карагыз:

Балкысын күңелләр

Елмаю нурында.

Күңелләр нурында

Дөньялар җылына.

Бу җырның авторлары да, аны беренче булып башкарган Рафаэль Сәхәбиев тә инде вафат, әмма күңелләрне җылытырлык нур калдырып киттеләр.

Бу язманы укыган кеше шунда ук елмая башлар дип уйламыйм. Бу мөмкин эш тә түгел. Бездә бөтен халык Кытайдагы шикелле гел елмаеп йөрсә, бу гайре табигый булыр иде, бәлки, кайберәүләр үзләрен юләрләр иленә эләктек дип тә хис итәр иде. Тик елмаерга кирәк. Табиблар әйтүенчә, елмаю кешене яшәртә, озын гомерле итә икән. Елмайганда кеше йөзендәге 57 мускулның 53е хәрәкәткә килә, ди.

Рәсми мәгълүматлар буенча 2022 елда Кытайда кешенең уртача гомер озынлыгы – 78,2 яшь, ә бездә 70,06 яшь булган. Безнең авыл кешеләре әйтмешли, менә вәйт!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре