Күршемнең алмагачы койма аша яртылаш диярлек безнең бакчага кереп үсә. Көз көне артык ботакларын киссәләр дә була бит югыйсә. Әйткәнне тыңламыйлар. Аларның алмагачыннан безнең бакчага күләгә төшә. Шуңа күрә быел ул якта яшелчә дә үсмәде. Күрше алмагачының ботакларын үзем киссәм ярыймы?
Дамир Шәрипов. Биектау
Ренат Хөсәенов, җир мәсьәләләре буенча юрист:
– Күрше бакчадан уртача зурлыктагы (биеклеге 3 метрдан артмаган) агачның ботакларына кадәр – кимендә ике метр, биек агачның (биеклеге 3 метрдан да зуррак) ботакларына кадәр кимендә дүрт метр ара булырга тиеш. Гомуми кагыйдәләр җыентыгы әнә шундый таләп куя. Тик күршеләр арасы моннан күпкә якынрак, билгеле. Туры һәм күчерелмә мәгънәсендә дә. Иң беренче эш итеп үзара яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калырга киңәш итәбез. Сезнең кишәрлеккә күрше бакчадан ботаклар төшеп тору милек хокукларын бозу булып санала. Шуңа күрә аларны кисеп тә ата аласыз. Әмма бу алга таба агачка зыян салса, мәсәлән, ул корыса, дәгъваны инде сезгә белдерәчәкләр. Мондый гамәл өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Иң яхшысы – күршегез белән сөйләшеп карагыз. Сезне ишетергә теләми икән, гозерегезне язмача җиткерегез. Кулда дәлил булган очракта, алга таба җирле үзидарәгә яки башка дәүләт органына мөрәҗәгать итү дә җиңелрәк булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез