Курск өлкәсендә бер солдат “Стой, кто идет?” дигән сорауга җавап бирмәгән хезмәттәшләренә ут ачкан

Бер солдат үлгән, икенчесе яраланган.

Курск өлкәсенең Украина белән чиктәш Суджанск районында хезмәт итүче “срочник” “Стой, кто идет?” дигән сорауга җавап бирмәгән хезмәттәшләренә ут ачкан. Берсе һәлак булган, дип яза BAZA телеграм-каналы.

Хәбәрдә аныклап үтелгәнчә, солдат часовой булып постта торган. Кемнәрнеңдер килүен сизеп, “Стой, кто идет?” – дип кычкырган. Җавап ишетмәгәч, Калашников автоматыннан ут ачкан. Соңыннан гына үз хезмәттәшләренә атуын аңлаган. 19 яшьлек солдат шундук һәлак булган, берсе яраланган. Солдатларның өчесенең дә сигез ай хезмәт иткәнлекләре мәгълүм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре