Газетага язылу

Курск өлкәсендә бик күп кешеләр җирләнгән каберлекләр тапканнар

Курск өлкәсендә Украина кораллы көчләре бәреп кергәннән соң барлыкка килгән массакүләм каберлекләрдә 500дән артык мәет тапканнар.

Бу хакта “ТАСС” Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова мәгълүматларына таянып яза.

“2024 елның 6 августыннан массакүләм җирләү урыннарында 524 мәет табылды”. – дип белдергән ул.

Москалькова билгеләп үткәнчә, төбәккә Украина кораллы көчләре һөҗүм иткәннән соң Россия хакимиятләре кешеләргә якыннарын һәм туганнарын эзләүгә бөтен көчен куйган. Омбудсмен әйтүенчә, хәбәрсез югалучылар базасына 2173 кеше кертелгән.

“1378 кеше табылды, 452 се – эзләүдә, 343е һәлак булган”, – дип аныклап үткән Москалькова.

Исегезгә төшерәбез: Украина кораллы көчләре 2024 елның 6 август иртәсендә Курск өлкәсенә бәреп керде. Россия Кораллы көчләре аларны туктатуга иреште. Узган елның апрелендә Россия Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Россия Президентына илнең Курск чигендә Украина кораллы көчләренең тар-мар ителүе турында җиткерде.

Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, безнең төбәккә бәреп керү чорында Украина көчләре 76 меңнән артыграк хәрбиен югалткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре