Урамны ачу тантанасында дәүләт башлыгы Ким Чен Ын катнашкан, дип яза “ТАСС”, ЦТАК агентлыгы мәгълүматларына таянып.
“Сэбёль урамында бөек Ватаныбызның үлемсез намусы һәм мәңгелек чәчәк атуы хакына бернинди шикләнүсез гомерләрен дә кызганмаган геройларыбыз – чит илнең махсус хәрби операциясендә катнашкан хәрбиләребезнең искитмәле батырлыклары йолдызлар кебек чагылдырылган монументаль архитектура корылмалары калкып чыкты”. – дип басым ясап әйтелгән ЦТАК хәбәрендә.
Моңа кадәр Ким Чен Ын һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре әгъзалары хөрмәтенә яңа урам төзү турында боерыкка кул куеп, төзелешне шәхсән үзе контрольдә тоткан. Исегезгә төшерәбез: 10 февральдә тышкы эшләр министры Сергей Лавров Курск өлкәсен Украина боевикларыннан азат итүдәге ярдәме өчен Россиянең КХДРга зур рәхмәтле булуын, Мәскәү белән Пхеньян арасындагы хәрби тугандашлыкның ике ил халкы файдасына үзара файдалы хезмәттәшлек проектларында чагылыш табачагын белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез