– Казанга кунакка килгән идек. Бер кафега кердек (исемен язмыйм инде). Үзебез белән су һәм балабыз өчен махсус алынган печенье бар иде. Шуларны күрүгә, безне аннан куып диярлек чыгардылар. Имеш, үз ризыгың белән кафега керү тыела. Аларның болай эшләргә хакы бармы? Бу хәлне аңлатып бирсәгез иде.
Әлмәттән Алсу
Юристыбыз Булат ЗАКИРОВ җавап бирә:
– Кафе, ресторан һәм башка туклану урыннарына үз ризыгың белән керү, чыннан да, тыелырга мөмкин. Аларның эшчәнлеген Россия Хөкүмәтенең 1036 номерлы «Җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен раслау турында»гы карары көйли. Әлеге карар нигезендә, туклану урыннары кулланучыларга кагылышлы таләп-кагыйдәләрне үзлектән билгели ала, әмма алар Россия кануннарына каршы килмәскә тиеш. Әйтик, үз ризыгың белән керү тыела, ләкин эчемлекләр алып керергә ярый һ.б. Тагын бер мөһим шарт бар: кафе-рестораннар бу таләп-кагыйдәләрен кешегә ничек тә булса җиткерергә тиеш. Мәсәлән, менюга яки кулланучы почмагына язып куярга мөмкин. Әгәр теге яисә бу кафе-ресторанга ризык алып керү тыелып, бу кагыйдә бер җирдә дә теркәлмәгән икән, беркемне дә гаепли алмыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез