Мал асраган авыл кешесе аларның төрлесен күрә: маллар никадәр күп икән, аларның холкы да шулкадәр үк төрле. Нәкъ кешеләр кебек. Ризыкка мөнәсәбәтләре дә төрлечә була. Кайберсе талымсыз, бик ашамсак, кайберсе сайлана, никадәр генә ашатырга тырышсаң да, ашата алмыйсың. Ашамсак мал, бер яктан, бик рәхәт: нәрсә бирсәң дә, тәмләп, умырып ашый; икенче яктан, куркыныч: чамасын белми – күбенгәнче ашый. Монда хуҗа-хуҗабикәләр үзләре норманы дөрес билгеләргә, чаманы белергә тиеш. Алайга китсә, нәзберек мал белән дә күңелле түгел. Андыйлары көйсез бала белән бер: нәрсә бирергә, нәрсә ашатырга да белмисең. Онны, башакны да чемченә генә, печәннең дә анысы ошамый, монысы ошамый... Аның җаен алганчы сугым чоры җитә. Ашамсак малның ите белән мондыйларның ите дә җир белән күк аермасы була шул.
Маллар арасында әле алдында ашавы өзелеп тормаса да, көннәр буе кычкыра торганы да очрый. Андыйларны: «Үзе ашый, үзе кычкыра», – дип тиргисең инде. Кайчакта, аңласа-аңламаса, кычкыр-кычкыр, барыбер күршеләр ашау кертми инде сиңа, дип тә куясың. Кайберләре урын үзгәрткәнгә атна-ун көн тирәсе тоташ кычкырса, кайберләре әнә шулай, бер сәбәпсезгә көннәр алып кычкыра. Андыйларының тавышыннан үзең дә туясың, тирә-күршеләр дә: «Һай, кычкырып та күрсәтә бу үгезегез!» – дип, утка май өсти...
Берчакны өлкән яшьтәге авылдашыбыз йомыш белән кергәч, минем тавышны ишетеп, сарайдагы үгезебез кычкырырга тотынды. Өзми дә куймый, бер тынга акыра, сөйләшергә һич ирек бирми. «Алды тулы ашау, нәрсә дип шушы кадәр кычкырадыр?» – дигән идем, «Кычкырсын-кычкырсын, ашау сорап кычкырган малны яратам мин», – диде авылдаш абый. Минем елмаеп куйганны күрде дә: «Көлмә, чирле мал гына тавыш бирми, тып-тыныч ята бит ул. Кычкыра икән, димәк, ашау сорый, ашау сорый икән, димәк, абзарда бар да тәртиптә, мал сау-сәламәт дигән сүз!» Ул тормышны күбрәк күргән кеше бит, килештем, әлбәттә.
Шуннан бирле мин дә «нәрсә дип кычкыра соң бу мал?» дигән кешеләргә дә, кычкырган үзебезнең бозауга да аның сүзләрен кабатлыйм. Дөрестән дә, иртән торып чыгуга, абзарда сыер малы мөгрәп куйса, шөкер итеп куясың бит. Көзен, симертү малларын «калынайту» чоры башлангач, аларның тавышын ишетү дә күңелгә җылы өсти. Бу чорда андый малларның «мае кайный» башлый, шаяралар, тузыналар, әле анда сикерәләр, әле монда үреләләр... Ашап күбенү куркынычы гына түгел, эләгеп калып, буылып үлү, имгәнү куркынычы да арта.
– Кычкыр-кычкыр, кычкырган малны яратам мин, – диярсең...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез