«Аллааһүммә ләә сәһлә илләә мәә җәгәлтәһү сәһләү үә әңтә тәҗегәлүлхәзнә изәә шиътә сәһлә».
Мәгънәсе: «Әй, Аллаһ, дөньяда Син җиңел иткәннән дә һичбер җиңел эш юк, әгәр Син теләсәң, авыр хәлне дә җиңел итә аласың».
Берәр җирең авыртканда укыла торган дога:
Аллаһ илчесе галәйһи вә сәлләм әйткән: «Авырткан урыныңа кулыңны куеп, 3 тапкыр «Бисмилләһ» – Аллаһ исеме белән, дип әйткәч, 7 тапкыр болай дип кабатларга:
«Әгүүзү билләәһи үә кудератиһи миң шәрри мәә әҗидү үә үхәәзиру».
Мәгънәсе: «Мин сизгән һәм курыккан явызлыктан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенамын!»
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез