Реклама корбаны
Акча беркайчан да җитми инде ул, диярсез. Шуңа күрә иң элек чыгымнарны санап карыйк. Тормыш бизәге булган хатын-кызларга турыдан-туры бәйле булганы – матурлык, әлбәттә. Бу урында шуны да искәртик: гүзәл затларга күбрәк игътибар таләп ителүен галимнәр дә раслаган. Гади тел белән әйткәндә, ир-атларның тән тиресе калынрак һәм алардагы гормоннар картаюны акрынайта икән. Димәк, хатын-кызларның пилинг, лифтингларга йөрүенә аптырыйсы юк.
Матурлык аена 30–35 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин, ди косметолог Лилия Хәйдәрова.
– Хатын-кызның бизәнү әйберләре саклана торган кечкенә янчыкта ким дигәндә күз тирәсенә сөртү өчен крем, бит тиресен чистартырга тоник һәм маска булырга тиеш. Косметика арзанрак булган саен, анда зыянлы матдәләр күбрәк. Димәк ул бернинди дә файда китермәячәк, – ди ул. – Иннек, пудра, күзгә һәм иренгә карандаш кебек декоратив косметиканы алсак, аны кимендә елына бер тапкыр яңартып торырга кирәк. Бик үк кыйммәт булмаган маркаларны гына алсак та, аларның һәркайсы уртача 1 мең сум тирәсе тора. Әле хушбуй, чәчкә төрле майлар да сатып аласы. Якынча исәпләп караганым бар: хатын-кызлар боларның барысына аена кимендә 30–35 мең сум акча тота.
Хатын-кызлар матурлык өчен тагын нинди чыгымнар тота? (интернеттан алынган уртача бәяләр)
Маникюр – 2 мең сум
Педикюр – 1,7 сум
Каш буяту – 1,5 мең сум
Керфек озынайту – 2,5 мең сум
Чәч буяту – 3,5 мең сум
Спортзалга абонемент – 5 мең сум
Массаж – 3 мең сум
Иреннәрне зурайту – 10 мең сум
Узган ел нәтиҗәләре буенча илдә косметикага киткән чыгымнарның кимүе дә ачыкланган. Аерым алганда, былтыр бит тиресе өчен кремнарны 6,3 процентка азрак сатып алганбыз. Юк, эш акча җитмәүдә түгел. Белгечләр моны иң беренче чиратта кибет киштәләрендә товар төрләренең кимүе һәм сатып алучыларның интернет мәйданнарга күчүе белән аңлаткан.
Икътисадчы Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, гүзәл затлар еш кына реклама корбанына әверелә.
– Сату өлкәсендә социаль челтәрләр бик яхшы эшли. Ә интернетта күбрәк кемнәр утыра? Хатын-кызлар, әлбәттә. Аларга матурлыкның нинди булырга тиеш икәнен күрсәтәләр. Шуңа күрә яшь кызлар да, табигый матурлыклары булуына карамастан, косметикадан бик иртә файдалана башлый. Ә сатучыга сатарга гына кирәк. Күреп торасыз, реклама һәм маркетингның зур өлеше хатын-кызлар аудиториясенә юнәлгән. Еш кына реклама башта хатын-кызда үзенә карата канәгатьсезлек хисе тудыра, ә аннары матур булырга өйрәтә. Бүген күпчелек телефонда төрле фильтрлардан файдалануның да тәэсире бардыр бәлки. Аларны күргәч, тагын да ямьлерәк буласы килә башлый, – ди белгеч. – Ә моның өчен акча кирәк. Шуңа күрә бәйсезлеккә, мөстәкыйльлеккә омтылучы хатын-кызлар арасында тагын да күбрәк акча эшләргә теләүчеләр арта. Икешәр-өчәр эштә эшләүчеләр күп.
Хатын түгел, «финанс министры»
Психолог Зәйтүнә Әхмәтҗанова фикеренчә, хатын-кызларга билгеле бер социаль таләпләр бар.
– Чыннан да, бүген җәмгыятьтә төп кулланучылар булып күбесенчә хатын-кызлар санала. Моның бер сәбәбе – гаиләдә тарихи рәвештә оешкан рольләр бүленеше. Гадәттә, өйдәге көнкүреш, азык-төлек, балалар өчен кирәк-яраклар сатып алу кебек көндәлек чыгымнарны контрольдә тоту нәкъ менә хатын-кыз җилкәсендә була. Социаль таләпләргә килгәндә, ул һәрвакыт матур булырга тиеш дип санала. Шул ук вакытта күпчелек гаиләләрдә акчаны кемнең нәрсәгә тотасы алдан билгеләнә. Кагыйдә буларак, автомобиль, күчемсез милек кебек зур сатып алулар ир-ат тарафыннан яки уртак карар белән хәл ителә, – ди белгеч.

vk.ru/tatarkizi_official
Зәйтүнә Әхмәтҗанова әйтүенчә, хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны да акрынлап үзгәрә. «Гаиләдә кем күбрәк акча эшли, гадәттә, мөһим карарлар кабул итүдә дә шул кешенең йогынтысы зуррак була. Бүген күп кенә хатын-кызлар югары белем ала, карьера кора, бизнес белән шөгыльләнә һәм ир-атлар белән бер дәрәҗәдә, хәтта кайчак күбрәк тә акча эшли. Финанс бәйсезлеге гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә йогынты ясый. Хатын-кызлар бүген көндәлек чыгымнар белән генә идарә итеп калмыйча, гаилә өчен мөһим булган карарларны кабул итүдә дә актив катнаша. Бу, үз чиратында, хатын-кызларга элеккеге белән чагыштырганда үзләрен иреклерәк, ышанычлырак хис итү мөмкинлеген бирә», – ди психолог.
Илдә үткәрелгән сораштыру барышында ачыкланганча, илдәге һәр бишенче гаиләдә (21 процент) акча – хатын-кыз кулында. Гаиләләрнең 25 процентында моның өчен ир-ат җаваплы. 46 проценты – бюджет уртак, 8 проценты һәркемнең үз акча янчыгы булуын әйткән.
Бәхеткә – салым
Гүзәл затларга күбрәк тә түләргә туры килә.
– Дөнья күләмендә «алсу төскә салым» («налог на розовое») дигән төшенчә бар һәм ул бик яхшы эшли, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Ягъни хатын-кызлар товарның кабы, төсе, исе өчен күбрәк түләргә риза дип санала. Бу – маркетинг алымы, кыскасы. Кайбер мәгълүматларга караганда, гүзәл затлар өчен җитештерелгән шул ук товар, ир-атларныкы белән чагыштырганда 13 процентка кыйммәтрәк тора. «Алсу төскә салым» безнең ил базарында да бар. Бу хакта сөйләгәндә, еш кына мисал буларак кырыну станогын китерәләр. Игътибар иткәнегез бардыр: кибет киштәсендә зәңгәр төстәге станок янәшәдәге алсу төстәгесе белән чагыштырганда 2–3 тапкыр арзанрак тора. Маркетплейсларда да бер үк составлы футболкаларның ир-атларныкын күпкә арзанракка табарга мөмкин. Бу хезмәт күрсәтү өлкәсенә дә кагыла. Бүген ир-атларның чәчен кистерү 700–1000 мең сум торса, хатын-кызларныкы 1,5–2 мең сумнан башлана.
Илдус Сафиуллин әйтүенчә, әлеге төр «салым»ны гүзәл затлар өчен шул ук футболканы, мәсәлән, күбрәк төрдә һәм азрак күләмдә җитештерү белән аңлаталар. «Бер генә гүзәл затның да үзендәге кебек күлмәкне башка берәүдә күрәсе килми. Моны җитештерүчеләр дә аңлый. Шуңа күрә хатын-кызларны сөендерүнең төрле юлларын эзлиләр. Ә җитештерүгә бәйле чыгымнар арта икән, димәк, бәяләр дә үсә, – ди белгеч. – Ничек кенә булмасын, ир-атлар акча белән яхшырак эш итә, дип уйларга кирәкми. Алар арасында да төрлесе бар. Көчле затмы ул, көчсеземе, безнең башта «хатын-кыз матур булырга тиеш» дигән фикер яши. Ә ир-ат һәрвакыт гаиләсен тәэмин итәргә әзер булырга тиеш».
Зәйтүнә Әхмәтҗанова фикеренчә, бәхет акчада гына түгел.
– Психология күзлегеннән караганда, бәхет ул – кешенең үз тормышыннан канәгать булуы, үз тормыш юлын һәм хәзерге халәтен кабул итүе. Акча моңа билгеле бер дәрәҗәдә йогынты ясый, чөнки без матди дөньяда яшибез. Кешегә торак, ашау-эчү, сәламәтлек кебек төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен финанс мөмкинлекләре кирәк. Ләкин бәхет дәрәҗәсе акча күләменә генә бәйле түгел. Безнең тормышка карашыбыз төрле. Мәсәлән, гади авыл йортында яшәүче кеше кайчак зур шәһәрдәге кыйммәтле йорт хуҗасыннан да бәхетлерәк булырга мөмкин. Чөнки ул үзендә булганның кадерен белә. Мәхәббәт, якын кешеләр белән җылы мөнәсәбәт, үзара хөрмәт, танылу, белем алу, шәхси үсеш һәм тормышта үз урыныңны табу кебек кыйммәтләр дә бар. Психологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, нәкъ менә алар кешенең субъектив бәхет хисенә зуррак йогынты ясый», – ди белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез