Газетага язылу

Кыраулар аркасында ашлыкны кабат чәчәргә җыеналар

Быел кыраулар аркасында илдә 500 мең гектар мәйданда ашлыкны, башка культураларны яңадан чәчәргә туры киләчәк. Кырау төшү сәбәпле, өч төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Авыл хуҗалыгы министры вазыйфасына кандидат Оксана Лут әйтүенчә, кабат чәчү өчен орлыклар җитәрлек күләмдә.

Татарстанда да, башка төбәкләрдәге кебек үк, кыраулар теркәлде. Республикада берничә көн дәвамында һава температурасы түбән булды. Шул сәбәпле күп кенә фермерларның чәчүлекләренә зыян килде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре