Аларда 106 поши, 70 кыр кәҗәсе, 12 кабан дуңгызы һәм 6 болан үлгән. Бу турыда «Татар-информ»га республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан хәбәр иткәннәр.
Аварияләр күбрәк Түбән Кама (17 очрак), Минзәлә (14 очрак) һәм Лаеш (10 очрак) районнарында теркәлгән. «Һәлакәтләрнең күпчелек өлеше М-7 һәм М-12 федераль автомобиль юлларына туры килә», – диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, комитет кыргый хайваннарны бәрдергән өчен штраф күләмен дә искә төшергән: поши өчен – 80 мең сум, кыр кәҗәсе өчен – 40 мең сум, кабан дуңгызы өчен – 30 мең сум, затлы болан өчен – 70 мең сум, таплы болан өчен 60 мең сумны тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез