Газетага язылу

Кыргызстан парламентына вакытыннан алда сайлау өчен Татарстанда ике участок әзерләнгән

Якшәмбе көнне Кыргызстанда җирле парламент депутатларын вакытыннан алда сайлау узачак.

Әлеге республика гражданнары бу вакытта чит илдә булып калган очракта да тавыш бирә алачак.  Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Кыргызстан парламентына сайлауда катнашу өчен, беренче тапкыр буларак, Россиянең 27 төбәгендә 40 сайлау участогы ачыла. Алар Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Красноярск, Новосибирск кебек шәһәрләрдә пәйда булачак. 

Мондый ярдәм сайлау өлкәсендә ике ил арасындагы халыкара хезмәттәшлекнең мөһим өлеше буларак карала.
30 ноябрьдә Татарстанда ике участок эшләячәк: Казанның “Сувар Плаза” сәүдә-офис үзәгендә (Спартаковская урамы, 6) һәм Чаллы шәһәренең “Родник” Халыклар дуслыгы йортында (Шамил Усманов урамы, 5).
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев искәртеп үткәнчә, Россиянең сайлау системасы тавыш бирүне оештыруда чит илләрдәге партнерларына даими рәвештә ярдәм итеп килә. Аның әйтүенчә, республика Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Абхазия белән шундый хезмәттәшлек тәҗрибәсенә ия. Бик җаваплы һәм мөһим эш бу, дигән ул.

Кыргызстан парламентына вакытыннан алда сайлау 30 ноябрьгә билгеләнгән. Россия территориясендә тавыш бирү 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр уздырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре