Декабрьдән февральгә кадәр чәчәк атып утыра торган гөлне карау серләре белән уртаклашабыз.
Җайлаштыру
Яңа ел тирәсендә чәчәк атуы һәм төсе, формасының йолдызга охшап торуы сәбәпле, «Раштуа йолдызы» дип тә атыйлар аны. Ел саен ноябрь урталарында кибет киштәләре шушы гөлләр белән тула. Безгә аны чит илдән үскән, өлгергән хәлдә китерәләр. «Йолдыз»ны кибеттән сатып алып үстерергә ниятләүчеләрнең иң беренче бурычы – өйгә өшетмичә алып кайту. Шуңа күрә аны яхшылап төрергә кирәк. Гөл туфрагына карагыз: артык дымлы икән, башкасын – корырагын сайлагыз. Еш кына сатуга бик юеш хәлдә эләккәнлектән, тамырлары чери башлаган булырга мөмкин. Бөреләре ачыла гына башлаганын сайлагыз. Шулай икән, үсемлек бик озак чәчәк атып утырачак. Өйгә алып кайткач, яктырак, әмма салкынчарак тәрәзә төбенә урнаштырыгыз.
Пуансеттия 3–4 атна эчендә яңа шартларга җайлашып бетә. Шушы вакытта үсемлеккә әз-әзләп су сибәләр, кайвакыт бөркиләр. Туфрагы артык кипмәскә тиеш.
Кисү
Февраль–март айларында чәчәкләре корый башлый. Шул чорда, киләсе елда да шау чәчәккә күмелсен өчен, сабакларын яртылаш чамасы калдырып кисәләр. Гөлдә 3–5 кенә бөре калырга тиеш. Шул рәвешле аны, су сипмичә, ике ай тоталар.
Күчереп утырту
Яз башында гөлне зуррак савытка күчереп утыртырга мөмкин. Туфрагының 1 өлеше – торфтан, 1 өлеше – ком, 3 өлеше – бакча туфрагы, 3 өлеше черемәдән торса әйбәт. Шуннан соң «Раштуа йолдызы» акрынлап яфрак-үрентеләр чыгара башлаячак. Иң нык сабакларын калдырып, кайберләрен (бөрелеләрен) күчереп утырту өчен кисеп алырга мөмкин.
Сибү, тукландыру
Үсү чорында суны туфрагы кибүгә карап сибәләр. Күчереп утыртканнан соң 2 атна узуга, һәр ай саен тукландыралар. Моның өчен сыек ашлама (биогумуслы яки калийлы) кулай. Тукландыру гадәттә көзгә кадәр – чәчәк атарга җыенганчы дәвам итә.
Гөл як-якка җәелеп, матур булып үссен өчен, вакыт-вакыт сабакларының очын өзеп торырга мөмкин. Августта өзүне туктатырга: бу вакытта инде чәчәккә бөреләнергә җыена башлый.
Төсен үзгәртү
Пуансеттия яфрак өстендә яфрак кебек чәчәк ата. Башта ул яшел була. Шуннан чәчәк-яфрагы әкренләп кенә кызыл (ак, сары, алсу төстәгеләре дә бар) төскә керә. Төсен тизрәк үзгәртсен өчен, гөлгә төннең озынрак булуы кирәк. Чәчәк-яфраклары күренә башлауга, иренмичә генә, болай эшләргә мөмкин. Гөлне һәр көн саен кичке алтылар тирәсендә караңгы урынга – тартма яки шкафка урнаштырасың да, иртәнге 7–8ләрдә тәрәз төбенә алып куясың. Бер ай чамасы узуга ук, чәчәкләре күз явын алып торырдай төскә керәчәк!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез