Республикага, Атлантикадан кереп, озак кына сакланган җылы һава чигенә. Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, шимбә – 7 декабрьдә Татарстан төньяк-көнбатыштан үтеп кергән антициклон йогынтысында калачак. Суыта.
Көндез һава температурасы -3...-9 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә -6...-13, урыны белән -16 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем көтелми. Якшәмбе – 8 декабрьдә урыны белән аз гына кар яварга мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -5...-10 градус күрсәтәчәк. Төнлә һава температурасы -9...-14, урыны белән -18 градуска кадәр төшәчәк.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 9 декабрьдә аз гына кар явып үтәчәк. 10 декабрьдә – күпчелек районнарда кар, урыны белән буран һәм көчле җил. Көндез -2...-7, төнлә -5...-10 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез