Кыска вакытлы түнтәрелеш

Үткән атнада Көньяк Кореяда трагикомик вакыйгалар уйналды: ил Президенты Юн хәрби хәл игълан итте. Сүриядә аннан да кискенрәк хәлләр мәйданга чыкмаса, ярымутрауның көньягына урнашкан дәүләттәге вазгыятьнең дөньякүләм кайтавазы байтакка барыр иде, мөгаен.

Халкы 52 миллионга да тулмаган бу дәүләт Азия икътисадлары арасында дүртенче урында, глобаль масштабта егерменче урында. Фактларны илнең мул тормышта яшәвен ассызыклау өчен китерәм. Әмма дә ләкин Юн – шундый алга киткән ил Президенты – хәрби хәл кертүне илдә «Төньяк Корея яклы көчләрне юк итү» һәм «ирекле демократик дәүләтне торгызу» максатыннан дип игълан итте. Гаҗәп инде: илдә, чынлап та, фәкыйрьлек һәм ачлыктан интегүче төньяк күршеләргә кызыгучылар бар икән. Бар гына түгел, оппозиция парламентта өстенлекне алган һәм бюджет кабул итәргә комачаулый, үз таләпләрен куя.

«Демократик дәүләтне торгызу» чаралары да таң калырлык: хәрби җитәкчелек либераль демократияне яклау һәм Корея Республикасында хәрәкәт итүче дәүләткә каршы көчләрдән гражданнарны имин итү өчен теләсә нинди сәяси эшчәнлекне (Милли ассамблея һәм җирле советларны да кертеп) тыйды, сәяси партияләр һәм берләшмәләр эшчәнлеге, җыелышлар һәм демонстрацияләр рөхсәт ителмәвен игълан итте. Барлык матбугат эшчәнлеге шулай ук Хәрби хәл командованиесе контроленә алынды. Забастовкаларны тыйдылар. Хәрби хәл кертелгәнче, забастовка башлаган табибларга кичекмәстән эшкә чыгарга әмер бирелде. Буйсынмаучылар кырыс җәзага тарту белән куркыттылар.

Игълан ителгән карарлар тираннарны көнләштерерлек иде, кыскасы. Берара ил башкаласы Сеул урамнары бушап калды. Хәрби хәл төн урасына таба игълан ителде, шуңа карамастан озак тормый парламент янында халык җыела башлады. Президентка каршы сул оппозициянең халыкны җыелырга чакырган тавышы да яңгырады. Хәрбиләрнең оппозицияне кертми торуына карамастан, парламент утырышка җыелды һәм хәрби хәлне гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Вазгыять бик тиз арада үзенең киресенә алышынды. Хәрбиләр чигенергә мәҗбүр булды. Президент башы өстендә импичмент кылычы эленде. Аны хөкемгә тартырга да мөмкиннәр иде. Көньяк Кореяда Президентларны бик аяп тормыйлар: кайсы зинданга озатыла, кайсы сәяси карьерасын үз-үзенә кул салып төгәлли. Бу юлы Юнга үлем җәзасы яный иде. Импичмент барып чыкмады ләкин. Идарәче партия Президентны саклап калды. Әмма прокуратура аны фетнәдә һәм хыянәттә гаепләп тикшерү башлады, оборона министрын кулга ук алдылар. Көньяк Корея фетнәсендә бик кызыклы сабаклар бар. Алар аерым язма сорый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре