Газетага язылу

КЫШКЫ ЯҢГЫР / ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ / ГӨЛЬЯР

Өченче көн инде урамда яңгыр ява. Өченче көн инде Фәнирә күз яше түгә. Кешеләр: “Карале, кыш уртасында – гыйнварда өч көн тоташ яңгыр ява. Ява гынамы соң, коя ләбаса”, – дип шаккатса, Фәнирә: “Инде күз яшьләрем кибеп беткән, ахры, дип уйлый идем бит. Елыйсым килгәндә дә елый алмый ике елга якын тилмергән идем”, – дип аптырый.

КЫШКЫ ЯҢГЫР / ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ / ГӨЛЬЯР
ясалма фәһем

– Әле ничә көн элек кенә төкереп җиргә төшеп җитә алмый, шыкырдап ката торган кырык градуслы суыклар иде бит. Аннан дулап-дулап салкын кар яуды. Иште генә! Шул арада кары яңгырга әйләнде дә куйды. Бер атна эчендә бит болар... Вәйт, әкәмәт! Вәйт, табигать! диеште башкалар. Тик Фәнирәнең генә тыштагы яңгырга исе китми, бер туктаусыз аккан яшьләренә аптырый, каян чыга икән шушы кадәр күз яше, дип гаҗәпләнә ул.

Гаҗәпләнә дип, сәбәпсез еламый, анысы Фәнирә. Әнә шул кар-буранлы көннәрдә бик тә рәнҗеттеләр аны. Рәнҗеттеләр дип... Әллә ничә кеше түгел. Бала чактан бергә уйнап, дус булып йөргән авылдашы, мәрхүм иренең күршесе. Хатын-кыз, әби-чәби булса да, бу кадәр әрнемәс, йөрәге өзгәләнмәс иде... Өрлек кадәр ир. Ир уртасы!

Барысы да ире Фәүзир үлгәннән соң башланды. Дөрес, башта әле алар кайгырган, хәлен аңлаган рәвеш китереп йөрделәр. “Хәзер сез өч хатын-кыз гына калдыгыз, йомышларың булса, кагасы-сугасы җирләр булса, әйт, читенсенмә”, – диде Рафил. Наҗиясе дә, аның сүзен җөпләп, гомер буе дус-тату яшәдек, Фәүзир белән синнән күргән яхшылыкларны онытсак, җир орыр, диде. И сөенгән иде шул чакта Фәнирә. Ярый әле шушындый күршеләрем бар дип. Алар әйтте дип кенә ярдәм сорап йөгермәде хатын. Ире белән бөтен эшне икесе бергә эшләргә, үз тормышларын үзләре алып барырга күнеккәннәр иде инде. Балта-пычкы белән дә, заманча кораллар белән дә эшләргә өйрәнеп калган иде. Сизенгән кебек, Фәүзир аны бөтенесенә нечкәләп өйәтте: “Мин гел өйдә булмыйм, кирәге чыгар”... Үзе дә, хатын-кыз эше дип тормады, камыр ризыкларын да, башкасын да бик тәмле итеп, уңдырып пешерергә өйрәнде. Тормышлары гына челпәрәмә килде, юлдагы фаҗига бер гаепсез иренең гомерен өзде шул...

Әлеге йөрәк ярасы бик тирән булса да, иренең елын үткәргәннән соң, ике кызларын бер-бер артлы кияүгә сорап килгәч, каршы килмәде Фәнирә. Күңеле белән бераз сабыр итегез дип әйтәсе килсә дә, “никах сәгатьләре суккандыр” дип, фатихасын бирде. Кызларым еракка китсә дә, ялан кырда ялгыз калмыйм бит, янәшәмдә күршеләр бар дип юанды.

...Тик, икенче кызы да кияүгә чыккач, әйтерсең, күршеләрен алыштырып куйдылар. Әллә алар гомер буе шундый булдымы икән, чын йөзләре генә ачылдымы дип уйлана бүген Фәнирә.

  • Хәзер сине яклаучы калмады инде, диде әзмәвердәй ир, кече кызының туеның икенче көнендә үк, капка төбен себереп йөргән хатынга.
  • Нәрсә дигән сүз булды инде бу? дип уйланган иде ул чакта Фәнирә. Тик сүз катмады. Хәсрәте, ялгызлыгы барысы бергә өелгәнгә, аның кешегә күтәрелеп карыйсы, сүз катсалар да, сөйләшәсе килми иде.

Монысы әле башы гына булган икән. Шуннан бирле нинди генә этлекләр эшләмәде күрше ире: машинасын һәрвакыт аның капка төбенә алып килеп юып, бөтен дөньясын пычрак, юынтык суга тутыру дисеңме, бер көтү каз бәбкәләренең ашавын-суын аның капка төбенә күчереп, мыскыллаумы... Көтүгә чыга торган сыерларын алдан чыгарып, юри аның капка каршында тотып, тизәккә батырумы... Ишек алды, капка төбен җыештырган чүпләрен шушы якка атумы... – берсе дә калмады. Түзде хатын, тешен кысып түзде. Алай да Наҗиясенә әйтеп караган иде... Никләр авыз ачканына үкенде. Тузга язмаган гаепләр әйтеп, акырып-бакырып, бөтен җанын талкыды. Иң әрнеткәне: “иреңне үтердең” булды. Шушы сүздән соң ул алардан өметен өзде. “Нишләп үзеңне күрәләтә мыскыл иттерәсең, участковыйга әйт, бер штраф салса, урыннарына утыралар бит”, – дип киңәш бирүчеләр булса да, “Аллаһы Тәгалә күрүче, белүче”, – диде.

...Соңгы бураннардан соң капка төбен киң итеп ачып, ялт итеп көрәп кергәч, эшли алганына сөенеп, ял утырган хатын, урамда трактор тавышы ишетеп, юлны чистарталар, ахры, дип уйлады. Бераздан, юл чистартканда капка төбенә төшкән карларны алып атыйм әле, көне буе эшләгән хезмәтемне юкка чыгарып, ямьсезләп тормасыннар дип, кечкенә капкасын ачса, артына утыра язды. Күрше ире үзенең ишегалдын, капка төбен тутырган бөтен карларны әле генә Фәнирә чистарткан капка төбенә эттереп тутырган иде. Бер сүз әйтә алмый, капкасын кире ябып керде хатын. Тизрәк тынычландыра торган йөрәк даруларын эчте. Җанының айкалуына чик-чама юк иде.

Кеше-кара күрмәсен дип, ахыргы көчен җыеп, төн буе чистартты ул карлары Фәнирә. Елый-елый, Аллаһтан ярдәм сорый-сорый көрәде, ташыды. Әнә шул төндә ява башлады инде бу туктамас яңгыр... Фәнирә дә шуннан бирле елый...

...Капка төбенә җиңел машина килеп туктаган тавыш ишетеп, хатын тиз генә күз яшьләрен сөртте. Ул арада кечкенә капка ачылып, төпчек кызы белән кияве килеп керде. Сөенергә дә өлгерә алмыйча, алар каршына ашыкты Фәнирә. “Һай, балалар, җаннарым, шушындый көнне юлга чыкмасагыз?!” – дип, икесен берьюлы кочагына алды.   

– Әни, без авылга, синең янга кайтырга булдык. Бөтенләйгә. Нурсил Мәскәүдәге фирмага күчте. Төзелеш фирмасы белән контракт төзеп кайтты инде. Онлайн, өйдән генә эшли. Ун көнгә бер Мәскәүгә барып кайтасы була. Уйлаштык та, авылга күчәбез, сиңа да ялгыз кыен, безгә дә тыныч булыр дидек. Миңа да эш табылмый калмас …

– Рәхмәт, Раббым, теләкләремне ишеттең…

Боларын кычкырып әйтмәде, күңеле белән генә кабатлады хатын. Балаларына алып кайткан вак-төяк әйберләрен, сумкаларын ташырга булышкан арада ул күңеле белән күршеләренә җавап бирде: “Менә хәзер мин ялгыз түгел инде! Яклаучыларым да, саклаучыларым да бар... Аларның бөтенләйгә кайтканын белгәч, ничекләр кыланырсыз икән?”

Уйларыннан аны кызы Гөлшатның шат тавышы бүлде: “Мондый погодада йөрмәсәгез дигән идең, әни, әнә, кара, яңгыр туктады, ялт итеп кояш чыкты. Без авылга кояш алып кайттык!”.

– Миңа да кояш алып кайттыгыз... Рәхмәт сезгә, балалар! диде Фәнирә, балкып. Йөзе генә түгел, адымнары да бөтенләй башка – бәхетле кешенеке төсле иде аның ...

Гөльяр      

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре