Газетага язылу

Кыштан күчтәнәч: февраль кары һәм суыклары күпмегә төште?

Елның иң кыска аенда – иң зур түләү. Март башы тәмам хафага салды: күңел язны көткәндә, февраль өчен коммуналь хезмәтләргә зур суммадагы түләүләр килеп төште.

Кыштан күчтәнәч: февраль кары һәм суыклары күпмегә төште?

Авыл халкы белән чагыштырганда тормыш уңайлыкларына ныграк ияләшкән шәһәр халкына күбрәк «эләкте»: бер бүлмәле фатир хуҗалары 12–15 мең сум, «икеле», «өчле»дә яшәүчеләр 25–35 мең сумга кадәр җиткән счет-фактура кәгазьләреннән зарлана. Коммуналь хезмәтләргә бәяләр ник бу кадәр кыйммәт? Без белеп түлибезме? «ВТ» әнә шул сорауларга ачыклык кертте.

Кар түгел акча ява

Бу арада социаль челтәрләрдә бер үк балык башы: халык коммуналь хезмәтләргә кыйммәтләнеп килгән квитанцияләрнең очына чыга алмыйча аптырый. Лилия Гафурова Казанның «Лето» торак комплексында яши.

– Өч бүлмәле фатирга февраль өчен 24 мең сумга якын түләү килде. Ел башында коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнүен ишеткән идек анысы, әмма бу кадәр зур сумма булыр дип башка да килмәде, – ди хуҗабикә. – Гаделлек эзләп, үзебезнең йорт караган торак милекчеләре ширкәтенә дә шалтыраттым. Аларга нәрсә, ике икең дүрт түгел, ә минем счет-фактурадагы кебек егерме дүрт икәнен бик тиз аңлатып бирделәр. Узган айда җылылык өчен 5,2 мең сум акча исәпләгәннәр. Февраль суыграк булган, ди. Гыйнварда чиста су өчен исәпләгеч күрсәткечләрен дөрес тапшырмаганмын икән. Шуңа күрә бу юлы ике ай өчен түлисе. Менә сиңа 4 мең сум. Без ишегалдыннан кар чыгарган өчен дә түлибез. Февраль бураннары 2,9 мең сумга төшкән. Әле тагын уты, суы дигәндәй, шуннан җыелган инде. Берни дә эшләтеп булмый, түләргә туры киләчәк.

Кыш көне авыл кешесенең дә чыгымнары бермә-бер арта. Әмма үз йортың белән яшәү барыбер очсызракка төшә кебек.

– Кыш көне җылылык өчен түләү көтелмәгән хәл булмасын өчен, газ өчен көздән үк арттырып түләп барам. Шуңа күрә кыш айлары артык кесәгә сукмый. Ничек кенә булмасын, җайлашырга туры килә инде, – ди Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Сания Мансурова. – Өч яклы өйнең мәйданы 70 квадрат метр чамасы. Мисал өчен, февральдә, күбрәк ягылса да, 300 куб метр газ өчен 2,5 мең сумга якын акча түләдем. Көздән бирле җыеп барган запас куб метрлар ярдәм итте. Айныкын-айга түләп баручы күршемә февраль суыклары минекеннән 1,5 мең сумга кыйммәтрәккә төшкән. Түлисе бар, дип салкында да утырмыйбыз, әлбәттә. Күпме кирәк, шул кадәр ягабыз. Аның каравы быел урамда кар көрәп җылынабыз әнә. Ишегаллары кар гына, туңарга вакыт юк.

Бу атнада депутатлар коммуналь хезмәтләр бәясенә контрольне көчәйтүгә бәйле закон кабул итте. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, халыктан түләүләрнең чиктән тыш зур булуына бәйле шикаятьләр күп килә. «Бәяләр үсеше дәлилләнгән булырга тиеш. Моңа кадәр безгә гел: «Бу төбәкләр карамагында, алар хәл итә», – дип әйтәләр иде. Хәзер контроль системасы булачак. Тарифларга бәйле барлык мәсьәләләрне Монополиягә каршы федераль хезмәт белән берлектә хәл итәргә туры киләчәк», – дигән ул.

Бер елда – ике бәя

Бәяләргә шаккатып, бот чабып кына да утырып булмый, әлбәттә. Тарифлар ел саен арта. Хәтерләсәгез, узган елның 1 июлендә (ник бу кадәр еракка киттек дисәгез, җавап шул: җәй айларында коммуналь хезмәтләргә бәяләр артуы алай ук нык сизелми, чөнки арада иң саллысын җылылык өчен түләү тәшкил итә) Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 17,5 тән 22,3 процентка кадәр артты. Чагыштыру өчен: ил күләмендә уртача күрсәткеч 11,9 процент иде. Республикада яшәүче 1,6 миллион чамасы кеше өчен, ягъни барлык халыкның 40 процентына диярлек тарифлар иң күпкә кыйммәтләнде. Шул исәптән Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләр моны үз кесәләрендә сизде.

Башкала халкы өчен якынча исәпләп тә күрсәттеләр: тарифлар индексацияләнгәннән соң бер үк мәйданлы өч бүлмәле фатир өчен августта түләү кәгазе якынча – 600 сумга, ә кыш айларында 1 мең сумга кадәр артып килергә мөмкин дигәннәр иде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Яңа ел бүләк тә алып килде. 2026 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да, ике этапта – 1 гыйнвардан һәм 1 октябрьдән артты һәм артачак.

– Ел башындагы индексацияләү өстәмә кыйммәткә салым ставкасының (НДС) 20 дән 22 процентка кадәр артуына бәйле, – дип аңлатты Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ренат Гайнетдинов.

Шул рәвешле, 1 гыйнвардан коммуналь хезмәтләргә тарифлар бөтен ил күләмендә 1,7 процентка кыйммәтләнде. Елның икенче яртысында тарифларны арттыру исә ел саен була торган индексацияләүгә бәйле. Билгеле булганча, коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны инфляция күрсәткеченә карап елга бер тапкыр – 1 июльдән арттыралар. 2026 елда исә ул 1 октябрьгә күчерелде. Тарифлар бер ел эчендә икенче мәртәбә әнә шул көннән артачак. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2026 елның 1 октябреннән алар Татарстанда 18,2 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк.

Ренат Гайнетдинов тарифларның артуына китергән сәбәпләрне дә атады. Аларны исәпләгәндә, беренче чиратта Россиянең социаль-икътисадый үсеше фаразы исәпкә алынган. Башка сәбәпләр арасында – быел хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 20,7 процентка арттыруны, салым законнарының үзгәрүен, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм яңа объектларны файдалануга тапшыруны әйтәләр.

– 2022 елның 1 декабреннән 2024 елның 30 июненә кадәр тарифлар 1,5 ел буе үзгәрмичә торды (хәтерләсәгез, 2022 елда тарифлар бер ел эчендә ике мәртәбә артканнан соң, алар 2023 елда үзгәрешсез калды. – Ред.). Әнә шул озак вакытка сузылган «катыру» тармакта икътисадый тотрыксызлыкка китерде. Оешмаларның реаль чыгымнары белән җыелган түләүләр арасында шактый зур аерма барлыкка килде. 2026 елга фаразланган үзгәрешләр хисабына азмы-күпме тотрыклылыкка ирешә алачакбыз. Әмма бу гына да җитмәячәк, – диде Ренат Гайнетдинов.

Белеп түлисе

Инде кабат кышкы счет-фактураларга әйләнеп кайтыйк. «Татэнергосбыт»ның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, квитанцияләрнең кыйммәтләнүенә салкын февраль сәбәпче. «Бу елның гыйнвары белән чагыштырганда, февральдә түләүләрнең үсүе җылылык өчен түләү зуррак булуга бәйле. Бу урында шунысын да искәртик: җылылык хезмәте өчен түләүнең артуы күпфатирлы йортка кергән җылылык энергиясе күләменең артуына бәйле. Ул гомумйорт исәпләгечләре күрсәткечләре нигезендә билгеләнә һәм идарәче оешмалар тарафыннан ай саен «Татэнергосбыт»ка җибәрелә», – диелә хәбәрдә.

Белгечләр әйтүенчә, җылылыктан кала тотылган башка коммуналь хезмәтләр – салкын һәм кайнар су, электр белән тәэмин итүгә дә игътибарлы булырга кирәк.

Түләүләр артуга китергән төп сәбәпләр:

  • 2026 алның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты;
  • кулланучылар исәпләгеч күрсәткечләрен вакытында тапшырмау аркасында исәп-хисап норматив буенча ясала;
  • ел фасылына бәйле рәвештә куллану күләме арта.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе республикада яшәүчеләргә түләү документлары буенча аңлатма алу хокукы турында да искә төшерә.

– Түләүләрнең дөреслеген тикшерү өчен идарәче компаниягә, торак милекчеләре ширкәте яки торак-төзелеш кооперативы рәисенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар сезнең мөрәҗәгатьне теркәп, номерын хәбәр итәргә тиеш. Гаризаны карап тикшерү вакыты – өч эш көне. Мөрәҗәгать итүче кешегә гомуми йорт исәпләгечләре буенча кулланылган ресурсларның айлык күләме, күпфатирлы йорттагы торак һәм торак булмаган урыннарда тотылган хезмәтләрнең гомуми күләме, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне тоту өчен кулланыла торган коммуналь ресурслар күләме кебек мәгълүмат җиткерелергә тиеш. Әгәр җавап соңарып килсә, ул тулы булмаса яки анда кирәкле җавап бирелмәсә, бу Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күрсәтмә чыгару һәм штраф салу өчен җирлек булып тора. Җавап тулы булып та, ул сезне канәгатьләндермәсә, Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Мөрәҗәгатькә моңа кадәр биргән гаризаны теркәп куярга да онытмагыз, – дип аңлаттылар Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәтендә.

Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан ташлама-субсидияләр бирү каралган. Мондый ярдәмгә социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Ул ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырасы булачак. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Шуны истә тотыгыз: коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

Сан

2025 елда Татарстанда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр өчен түләгән 49 миллион сум акчаны кире кайтарганнар. Шул исәптән 20,1 миллион сумын – дөрес исәпләмәгән, 25,2 миллион сумын – сыйфатсыз хезмәтләр күрсәткән һәм 3,8 миллион сумын гомумйорт кирәк-яраклары өчен ресурсларга бәяне чамадан тыш арттырган өчен.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре